Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Зорбинг хәзер Алабугада.

Хәзер Алабугалылар да үз-үзләрен космонавт итеп хис итә алачак. Безнең шәһәрдә спортның яңа төре барлыкка килде.

Бу Михаил Иванцовның беренче мавыгуы гына түгел. Узган елны ул салкын неон сатып алса, быел - зорбны өйрәнергә карар кылды. Модага кергән яңалыкны ул Кытайдан кайтартырга заказ биргән. Посылканы берничә ай көтүгә карамастан, ул юкка булмаган.

Хәзер ул һәр ялда иптәшләре белән шәһәр читенә, Танайка артындагы кырларга юл тота. Шунда алар текә булмаган калкулыктан тәгәри.

- Беренче тапкыр хәтта үземә дә куркыныч булган иде, ләкин соңыннан искиткеч тойгылар кичерәсең, ди Михаил.

Нәрсә соң ул зорб? Бу тышкы һәм эчке сфералардан торучы шар, алар арасындагы киңлек һава белән тутырылган. Шар юка, үтә күренмәле, ләкин бик нык пленкадан ясалган, шуңа күрә тәгәрәүчеләр тирә-юньне рәхәтләнеп күзәтә ала. Кабартылган калын стена яра һәм имгәнүләргә юл калдырмый, тәгәрәүне уңайлы итә, ә ышанычлы ныгытмалар кешене ялгыш хәрәкәтләрдән саклый.

Кышын да, җәен дә тәгәрәргә мөмкин - зорб һава торышына бәйле түгел. Тәгәрәргә генә түгел, ныгытманы чишеп, атлап йөрергә дә була.

- Җәй көнендә без зорбны моторлы көймәгә тагып тәгәрәргә уйлыйбыз, - дип куана Михаил.

Зорбта һәммә кеше тәгәри ала. Шар хәтта икеләтә авырлыкка да түзә. Тиздән бәлки Алабугада массакүләм күңел ачуның яңа төре барлыкка килер. Ә әлегә зорбингның беренче энтузиастлары яңа спорт төренең мөмкинлекләрен өйрәнәләр.

Динә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев