Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

Арттыру күләме һәр кешенеке аерым исәпләнелә.

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре гадәттәгечә артачак. Бу индексация түгел, ә өстәмә, ул алдагы елда эш бирүченең эшләүче пенсионерлар өчен социаль кертемнәрне түләвенә бәйле. Арттыру күләме һәр кешенеке аерым исәпләнелә, әмма закон буенча өч пенсия коэффициентыннан арта алмый. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясе һәм планлы индексацияләрне исәпкә алмыйча төгәл түләү ала. Пенсионерларның узган елгы гомуми хезмәт хакы дәрәҗәсен исәпкә алып, аларның пенсияләрен ел саен 1 августта яңадан исәплиләр,.

Пенсия коэффициентының күләме 2023 елда 123,77 сум тәшкил иткәнлектән, эшләүче пенсионерларның пенсиясенә максималь өстәмә 372,31 сум тәшкил итәчәк», — дип аңлатты юрист, арбитраж идарәчесе Анна Хрусталева.

Искәртик, 2016 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләре, пенсия яшендәге эшләмәүче гражданнарның пенсияләреннән аермалы буларак, индексацияләнми. Аларны ел саен индексациялиләр. Әмма кеше эшләвен туктаткач, аңа барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсиясе яңадан исәпләнергә тиеш. Пенсиягә чыкканнан соң кеше эшләвен озаграк дәвам иткән саен, нәтиҗәдә аның пенсиясе югарырак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев