Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Акциз, пособие һәм хәмер: июльдә нинди үзгәрешләр көтелә?

15 июльдән ОСАГО буенча юл-транспорт һәлакәтләрен электрон рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

— Хәзер хакимият кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен бердәм стандарт булдыру хокукына ия. Аерым алганда, мондый бердәм стандарт өч төрле хезмәт өчен каралган: балага пособие билгеләү, россиялеләрнең аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын, шулай ук балалар бакчасы өчен ата-аналар түләүен компенсацияләү. Бу хезмәтләрдән файдалану өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына мөрәҗәгать итәргә була. Гариза биргәндә аерым документлар җыю таләп ителми.

— Баллы газлы суга акциз кертелә. Аның хакы — 1 литрга 7 сум булачак. Акциз шикәр күләме 100 миллилитрга биш граммнан артык булган эчемлекләргә салыначак. Шунысын да искәртергә кирәк: ул куас, сок һәм морсларга салынмый.

— Микрофинанс оешмаларны авызлыклаячаклар. Кыска вакытлы кулланучылар кредиты буенча көндәлек процент ставкасының максималь дәрәҗәсе 1 проценттан 0,8 процентка кадәр киметеләчәк. Шушы ук закон кулланучылар кредитына да кагыла. Ставканы 365 проценттан 292гә калдырачаклар. Шулай ук закон нигезендә, исәпләнгән штраф, пеня һәм башка өстәмә түләүләр кредит суммасыннан 130 процентка артмаска тиеш дигән чик тә куела.

— Дәүләт хезмәтләре порталына аттестат һәм дипломны урнаштырып булачак. Порталдагы документларны югары уку йортына кергәндә, эшкә урнашканда кулланырга мөмкин.

— Сәламәтлек саклау министрлыгы психик тайпылышлар һәм тәртип бозылу вакытында медицина ярдәме күрсәтү тәртибен үзгәртте. Яңа таләп буенча, мондый ярдәмне медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга тиешле лицензиясе булган дәүләт, муниципаль һәм шәхси сәламәтлек саклау системаларының медицина һәм башка оешмалары күрсәтергә тиеш.

— 15 июльдән ОСАГО буенча юл-транспорт һәлакәтләрен электрон рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

— Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарга адвокат хезмәте бушлай тәкъдим ителәчәк. Юристларга консультация алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

— Эшсезлек буенча пособие алу өчен уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибе үзгәрә.

— Хәмер эчеп рульгә утырганнарны тикшерү шаһитлар катнашында узачак. Шулай ук тикшерү вакытында видео төшерү дә каралган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев