Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга янгын сүндерүчеләре куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауның мөһим булуын искәртте

Шушы гади кагыйдәләрне үтәү тормышыгызны һәм милегегезне сакларга ярдәм итәр.

Еш кына янгыннар сәбәбе — челтәрдәге ялганыш һәм йөкләнешнең артык булуында. Районда килеп чыккан янгын очракларының 10 проценты электр челтәрләренең авария хәлендә эшләвеннән.

− Еш кына ул кыска ялганыш аркасында, сирәгрәк электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу һәм шулай ук электр челтәрен дөрес кормау нәтиҗәсендә килеп чыга, − ди Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Евгений Нагорных.

Янгыннарны булдырмас өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мөһим:

  • төзек булмаган электр җиһазын эшләтү тыела;
  •  бозык яисә тышчасы саклау үзлеген югалткан үткәргеч һәм ут чыбыкларын куллану тыела;
  •  җылыту, киптерү, ризык әзерләү өчен, кулдан ясалган, заводныкы булмаган электр җылыткычларын (электр мичләре, электр лампалары) кулланмагыз;
  •  зарарланган электр эшләнмәләреннән файдаланмагыз
  •  электр челтәренә тоташкан җылыткычларны, электр плитәләрен, телевизор һәм башка җиһазны күзәтүчесез калдырмагыз, норматив документлар нигезендә караучысыз калганда да эшләтергә рөхсәт ителгән приборлар (суыткыч, модем һәм башка шундыйлар) искәрмә булып тора;
  •  электр яктырткычларын (лампаларны) кәгазь, тукыма һәм башка янучан материаллар белән капламагыз;
  •  электр үткәргечләрен һәм ут чыбыкларын ябыштырырга һәм буярга ярамый;
  •  радио һәм телефон үткәргечләрен электр челтәре сыйфатында кулланмагыз.

Шушы гади кагыйдәләрне үтәү тормышыгызны һәм милегегезне сакларга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев