Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

«Алабуга нуры» балалар өчен китаплар тәкъдим итә

Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә балалар өчен бик матур, төрле-төсле «Буягыч» һәм «Башваткыч» китаплары сатыла. 

«Буягыч» — «Салават күпере» сериясенең чираттагы китабы. Әлеге китап гади генә буягыч түгел! Аның ярдәмендә бала хайваннар дөньясы белән таныша, ябыштыргычлар үрнәгендә хайваннарны дөрес итеп буярга өйрәнә, QR-код аша кереп кызыклы видеолар карап, белемен арттыра алачак. Моннан тыш, ябыштыргыч хәрефләрдән хайваннарның исемен җыеп, кече яшьтән хәреф танырга өйрәнәчәк. Шулай ук китап балаларның вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын һәм акыл эшчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк. 

«Башваткыч» китабы 6-12 яшьлек балалар өчен. Биредә 70 төрле уен бар: филвордлар, ребуслар, кроссовордлар, лабиринтлар, буягычлар һәм паззллар. Китапны «Сабантуй» журналы әзерләгән. «Башваткыч» балаларны акыллы һәм зирәк фикер йөртергә өйрәтәчәк, белемнәрен арттырачак, игътибарлылыкны үстереп, хәтерне яхшыртачак, иҗади сәләтне баетачак. Биремнәрне бала үзе генә дә, дуслары белән дә үти ала. Ахырдан, китапның соңгы битендә җавапларны тикшерергә була.

Китапларны Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин. Эш сәгатьләребез сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр (төшке ашка ял: 12.00-13.00).

Китапларның бәясе — «Буягыч» — 100 сум, «Башваткыч» — 140 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

Теләге булган һәркемне редакциядә көтеп калабыз.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев