Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

«Алабуга нуры» редакциясендә яңа китап сатыла

Наилә Харисованың «Бәллүр тозак» басмасы — «Казан утлары китапханәсе» сериясенең 17нче китабы.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә өр-яңа китап кайтты. Наилә Харисованың «Бәллүр тозак» басмасы — «Казан утлары китапханәсе» сериясенең 17нче китабы.

Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Наилә Харисованың әлеге китабына кергән повесть һәм хикәяләре нечкә психологизм белән язылган. Язучы үз заманы кешеләренең күңелендәге тирбәнешләрне зур осталык белән сурәтләп, укучыларын әйләнә-тирәгә, бер-берсенә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга чакыра.

«Айваз, соңгы вакытта ялгызы калганда, Сиринә турында еш уйлый. Гомеренең иң саф, матур еллары узган икән бит аның белән. Нишләп Айваз шуны вакытында аңлый алмады соң? Аны да, үзен дә бәхетсез итте. Акчага, түбән ләззәткә алмаштырды бит ул аны. Мин-минлеге күзен томалады...»

«Бәллүр тозак» повестеннан тыш, китапта «Ачы җимеш», «Кояш баеганда», «Иске йорт» хикәяләре дә бар.

Китап «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатыла. Теләге булганнар аны Төзүчеләр урамы, 16 а адресы буенча килеп алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев