Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга пенсия фонды җитәкчесе пособиеләрнең яңа төрләренә кем дәгъва итә алуы турында сөйләде

РФ Пенсия фонды 1 июльдән авырлы хатын-кызлар һәм 8 яшьтән алып 16 яшькә (16 яшь тулганнарны кертеп) кадәр балалары булган гаиләләргә бирелә торган яңа айлык пособиеләргә гаризалар кабул итә башлады.

Түләүләр Россия территориясендә яшәүче РФ гражданнарына билгеләнә. Әлеге ярдәмне алу өчен, нәрсәләр кирәк? Шуны белү өчен, без Пенсия Фондының Алабуга бүлеге башлыгы Елена Глинскаяга мөрәҗәгать иттек.

— Елена Евгеньевна, яңа пособиегә кем өмет итә ала, һәм аны алуның шартлары нинди?

— Беренчедән, статусны раслау кирәк. Көмәнлекнең 12 атналык чагыннан ук исәпкә баскан авырлы хатын-кызларның барысы да гариза яза ала. 8-16 яшьләрдәге балаларга айлык пособие ялгыз ата яисә анага (ягъни ата-ананың берсе үлгән, хәбәрсез югалган, баланың туу турындагы таныклыгына язылмаган), яисә алимент алучы анага яки атага (балага алимент түләү турында суд карары булса), яисә ата-анасыз баланың опекуны яки аны карап торучы затка (попечительгә) билгеләнә.
Икенчедән, түләүләр аз керемле гаиләләр өчен каралган. Аларның кереме төбәкнең җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан артырга тиеш түгел. Татарстанда яшәү минимумы бер кешегә 9 мең 955 сум тәшкил итә. Керемнәр турында белешмә 12 ай өчен исәпләнә.

— Түләүләр күләме ничек ачыклана?

— Яшәү минимумына яраклы рәвештә. Тулы булмаган гаиләләрдә түләү очрагында баланың 50 процент яшәү минимумы турында сүз бара, Татарстанда ул 4 мең 997,5 сум (Татарстандагы яшәү минимумы — 9 мең 955 сумның яртысы), авырлы булуга бәйле түләү очрагында — эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумыннан 50 процент — 5 мең 311 сум (Татарстанда эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумы — 10 мең 622 сумның 50 проценты).

— Гаризаны ничек бирергә?

— Ике ысул белән: Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә, яисә алдан язылып Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә. Гражданин гаризаны электрон рәвештә биргән очракта, түләүгә гариза язу җитә, алга таба Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны оешмаара эш йөртү тәртибендә алачак. Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә, гариза тутыру өчен кирәкле документларның тулы пакетын китерергә кирәк.

— Түләүләр ничек башкарыла?

— Банклар аша гына: милли түләү системасы законнары таләп иткәнчә, «Мир» картасына (чөнки бу даими социаль түләү), яисә саклау кенәгәсенә. Почта аркылы түләү законда каралмаган.

— Быел балалы гаиләләргә тагын нинди дә булса пособиеләр каралганмы?

— Әйе, 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга бер мәртәбә бирелә торган яңа түләүләргә гариза алына башлады. Түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә була. Ата-аналарның күбесенә мөстәкыйль рәвештә гариза тутырырга туры килмәячәк, алар инде алдагы елларда алынган мәгълүмат буенча автомат рәвештә формалашкан һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы "Шәхси кабинет"ларга җибәрелгән. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә һәм аны алга таба эшкәртүгә ризалыкны расларга кирәк.

— Гариза бирүнең вакыт чикләре нинди?

— Гаризаны шушы елның 1 ноябренә кадәр бирергә кирәк.

— Гаиләләр кайчан акча ала алалар?

— Гаризада күрсәтелгән исәпкә, саклык кенәгәсендәге яисә РФ территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының банк картасы исәбенә, Татарстанда мәктәп укучыларына 10 мең сум акча 2 августтан түләнә башлады.

Яңа түләүләр турында мәгълүмат Пенсия фондының pfr.gov.ru сайтында урнаштырылган. Колл-үзәкнең 8 (800) 600-03-57 номеры буенча киңәш алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев