Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга табиб-травматологы тюбингта дөрес шуу кагыйдәләрен искә төшерде

Табиблар кисәтүенчә, травмалар, җәй айларындагыга караганда, декабрьдән февральгә кадәр икеләтә күп була.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр куллану, һава торышының начар чагы — боларның барысы да травмпунктка мөрәҗәгатьләрнең санын арттыра. Кышын сәламәтлекне башка вакыттагыдан да ныграк кайгырту кирәк. Травмаларны ничек булдырмаска икәнлеге турында без Алабуга үзәк район хастаханәсе травматология бүлеге мөдире Адель Әхмәтҗанов белән сөйләштек. 

Тюбинг белән шуганда, 5 «ярамый» ны үтәргә кирәк:
1. Алда каршылыклар (агачлар, башка балалар, таш, боз) булганда, тюбта таудан төшәргә ярамый.
2. "Ватрушка"ларны бергә беркетергә ярамый!
3. Тюбка өчәүләп һәм аннан да күбрәк утырып шуарга ярамый. 
4. Алдан шуучылар төшеп җитмичә, таудан шуа башларга ярамый.
5. Таудан төшкәндә тюбингта басып торырга яисә ятарга ярамый.

Җиде яшьтән кече балалар олылар белән генә шуарга тиеш. 

Тюбингта шууы рәхәт һәм куркынычсыз булсынга, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: 
— тюбингта шуу өчен махсус ясалган урын булсын. Тау төшү сөзәк, авышу почмагы 20 градустан артмасын; 
— шуганда, бала ян-якка беркетелгән махсус каешларга тотынырга тиеш;
— таудан тюбингта төшүче баланы аскы якта зурлар каршы алырга тиеш.
Кыш шатлык кына китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев