Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада «Чыршы» операциясе үтәчәк

Аның төп максаты — Яңа ел алдыннан яшь чыршыларны саклау.

Ел саен декабрьнең 19ыннан 31енә кадәр «Чыршы» дип аталган оператив-кисәтү чарасы үткәрелә.

Аның төп максаты — Яңа ел алдыннан яшь чыршыларны саклау. Алабуга районы җирләрендә Алабуга урманчылыгына кергән Менделеев, Морт урманчылык участоклары белгечләреннән һәм ЭЭМның Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләреннән торган дүрт мобиль төркем оештырылган. Операция кысаларында, белгечләр чыршы әзерләү тәртибен тикшерәчәкләр, ылыслы агачлар күп урыннарны даими карап йөриячәкләр. 

Урман кануннарын бозып, законсыз рәвештә агач кискән очракта, урман фондына килгән зыян өчен түләүдән тыш, АХ Кодексының 8.28 маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылачак, китергән зыян күләме 5 мең сумлык һәм аннан да артык булганда, РФ ҖКның 260 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла. 

Мисалга, 2021 елда Алабуга урманчылыгы территориясендә законсыз рәвештә агач кисү очрагы буенча административ хокук бозу турында 1 эш кузгатылган. Штрафның күләме 6 мең сум булган. 

Урман кануннарын бозу очраклары турында турыдан-туры урман сакчылыгы телефонына: 8-800-100-94-00, һәм шулай ук ТР ДБУ «Урманнарны янгыннан саклау үзәге» төбәк диспетчер хезмәте номерына: 8-843-221-37-95 хәбәр итәргә мөмкин.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев