Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада яңа ел бәйрәме «Гуляй» паркында узачак

Муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү оештырыла.

Алабугада Яңа елны каршы алуга багышланган бәйрәм чарасы «Гуляй» паркында узачак. 31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Үзәк чыршы янында бәйрәм программасы башлана.

Тантаналы шартларда муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү булачак, шәһәрнең иң яхшы иҗади коллективлары, шулай ук чакырылган кунаклар — Россиянең атказанган артисты Виктор Сорокин һәм «ЯР» Мәскәү җыр театры» чыгыш ясаячак.

Артистлар тамашачыларга яраткан җырларын бүләк итәчәк, шулай ук Россиянең иң яхшы музыкантлары һәм композиторлары эшкәртүендә һәм аранжировкасында рус шагыйрьләренең текстларын тәкъдим итәчәк.

Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашында күңел ачу чаралары 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак.

Яңа ел бәйрәме программасы:

  • 18:00 — муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү;
  • 18:30–19:55 — Алабуга районы иҗат коллективларының концерт программасы;
  • 19:55 — Алабуга районы башлыгының бәйрәм котлавы;
  • 20:00-21:00 — чакырылган артистлар: Россиянең атказанган артисты Виктор Сорокин һәм «ЯР» Мәскәү җыр театры» чыгышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев