Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада МЧС хезмәткәрләре торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә рейдлар үткәрә

Эссе һава сакланганга, янгын чыгып, утның торак йортларга, хуҗалык корылмаларына, бакча кишәрлекләренә таралу ихтималы зур.

Июльнең 31еннән республика урманнарында гаражданнарның булуы һәм транспорт чаралары керүе чикләнә.

Эссе һава сакланганга, янгын чыгып, утның торак йортларга, хуҗалык корылмаларына, бакча кишәрлекләренә таралу ихтималы зур.

Алабуга урманчылыгы белгечләре урман юлларына шлагбаумнар урнаштыра, урманнарга керүнең чикләнүе һәм аның гамәлдә булу вакытын белдергән кисәтү язулары элә. Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын II типлы 20 урман янгын станциясе һәм III типлы 5 станция тәэмин итә. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тикшерү буенча космик, авиация һәм җир өстендә мониторинг эше алып барыла, моннан тыш, урманнарда янгыннарга каршы кисәтү чаралары комплексы үткәрелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе дә алдан ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күрүгә кереште.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Евгений Нагорных әйтүенә караганда, язын күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башкарган профилактика эшләре аркасында, табигый янгыннар саны кимегән. Бүгенгә Алабуга районында хәл уңай, шулай булса да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытырга ярамый.

Янгыннарны кисәтү бүлеге хезмәткәрләре атна саен торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләре буйлап рейдлар үткәрә. Аларның төп максаты — янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мөһимлеген кешеләргә җиткерү.

— Без учак якканда, ризык пешерү өчен ачык уттан файдаланганда кулланыла торган кагыйдәләр турында һәм янгын сакчылыгын чакыру телефонын искә төшерәбез. Балалар ял итә торган лагерьларда һәр смена башында профилактика максатыннан аңлату эшләре уздырылды. Аларга шулай ук көчле җил-давыл була калса, үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә аңлатабыз, — ди Евгений Нагорных.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев