Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугадан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә пособие билгеләү тәртибен аңлаттылар

Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр итә: ноябрьнең 1еннән, балаларга пособие билгеләнгәндә мохтаҗлыкны ачыклауда, мобилизацияләнгән гражданнарның кереме исәпкә алынмый.

Тиешле кагыйдә хөкүмәт карарлары белән расланган. Анда күрсәтелгәнчә, мохтаҗлык бәяләнгән вакытта, мобилизацияләнгән кешенең кереме юклыгы хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә түләү билгеләүдән баш тарту өчен нигез була алмый. 

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗлыкны ачыклау 8 яшьтән 17 яшькәчә балалары булган ата-аналарга һәм йөкле хатын-кызларга ай саен бирелә торган пособие билгеләгәндә кирәк. Җан башына уртача яшәү миимумыннан да аз керемле гаиләләрнең шундый түләү алырга хакы бар. Пособие алу өчен, ата-ананың расланган хезмәт хакы яисә аның юклыгына җитди сәбәп булырга, ә гаилә милеге тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. 

− Баланың әтисен хәрби хезмәткә чакырганнар икән, аның үткән эш хаклары, премияләре, эшмәкәрлектән алган кереме һәм башкалары, мохтаҗлыкны ачыклаганда исәпкә кертелми. Моннан тыш, аннан алдарак, мобилизацияләнүченең эш хакы юклыгын сәбәп итеп, гаиләгә пособие бирүдән баш тарткан булсалар, хәзер аның тормыш иптәше яңадан Пенсия фондына пособие сорап мөрәҗәгать итә ала. Исәпләү вакытында керемнең булмавы аркасында баш тарту турында карар булмаячак, — диләр Пенсия фондында.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылу турында документларны гариза бирүче мөстәкыйль рәвештә тапшыра. Пособие гаиләләргә алты айга билгеләнә, 6 ай узганнан соң, Пенсия фондына яңа гариза тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев