Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалылар район башлыгының кабул итүенә языла ала

Гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча башкарыла.

Алабуга районында яшәүчеләр, борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевка языла ала. Гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча башкарыла. Элемтә өчен телефон: 8 (85557) 3-31-78.

Гражданнарны дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында шәхси кабул итү график нигезендә үткәрелә. Кабул итү урыны, шулай ук кабул итү өчен билгеләнгән көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат АМР Советы белгечләре тарафыннан гражданнарга җиткерелә. 

Исегезгә төшерәбез, телдән мөрәҗәгать итүнең эчтәлеге гражданның шәхси кабул итү карточкасына кертелә. Әгәр дә телдән мөрәҗәгать итүдә язылган фактлар һәм шартлар ачык һәм өстәмә тикшерү таләп итми икән, гражданның ризалыгы белән мөрәҗәгать итүгә җавап шәхси кабул итү барышында телдән бирелергә мөмкин. Калган очракларда мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча язма җавап бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев