Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларга бакча йортларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр

Җәй җитүгә, күп кенә бакчачылар бакчаларында яши башлый.

Статистика буенча, җәй көне бакча ширкәтләрендә янгын очраклары саны арта. Моның төп сәбәбе кешеләрнең мичләрне дөрес файдаланмавында, ризыкны ачык утта әзерләүләрендә һәм үлән яндыруларында. Бакчаларда ут чыкмасын өчен, Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә киңәш итә.

— Ягып җылыту өченме, мунчаныкымы, әгәр мич бар икән, аның алдында калай кагылган булырга тиеш. Мичне ягып җибәрер алдыннан, аның торышын тикшерергә кирәк. Калай кара янган яисә зарарланган булса, аны 0,5×0,7 метр зурлыктагы яңасына алыштырырга туры киләчәк. Мич капкачына да игътибар итегез: ул тыгыз ябылырлык булсын. Төтен юлындагы ярыклардан мичнең бөтен җылысы чыгып бетә, җитмәсә, алар еш кына янгын чыгуга сәбәп була. Төтен юллары минераллы мамык белән тышланган юан корыч торбалардан (сэндвич-торба) торса да, ай саен карап чыгыгыз, чардактагы торба ярыкларын ачыклау өчен, аны известь белән агартыгыз. Мичнең корылышында аның төтен юлы белән түшәм тоташкан урын әһәмиятле, анда мичнең төтен торбасы билгеле бер зурлыкта калынаерга тиеш. Мичтәге төтен юлларының калынлыгы ул урыннарда тиз янучан материалларга кадәр 0,5 метрга һәм янмый торган табаклы материаллардан эшләнгән корылмаларга кадәр 0,38 метрга тигез булырга тиеш. Еш кына янгыннан соң ачыкланганча, мичнең андый урыны бөтенләй юк, сэндвич-торбадан гына файдаланганнар. Мичне салганда һәм кулланганда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында тиешле аңлатма сэндвич-торба паспортларында бар, — ди АМР буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән тикшерүчесе Александр Максимов.

Җыелган үләнне, киселгән агач ботакларын ширкатьчелек идарәсе тарафыннан билгеләнгән каты көнкүреш калдыкларын җыю урынына чыгарырга кирәк. Кайбер бакчачыларның үз кишәрлекләрендә чүп һәм үлән яндыруыннан зур янгын чыгу очраклары булгалый. Коелган яфракларны да яндырырга киңәш ителми, җитмәсә, янучан сыеклыклардан да файдаланалар.

Бакча кишәрлегендәге йорт имин булсын өчен, андагы электр җиһазларының төзек булуы мөһим. Бакчадагы янгыннарның күпчелеге ут үткәргечләренең таушалганлыгы аркасында килеп чыга. Үткәргечләрдәге ялганыштан көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасынга, саклагыч автоматларны, ут чыбыклары тоташкан урыннарны даими тикшереп торырга кирәк.

Тәмәке тарткандагы саксызлыкның да янгынга китерүе бар. Шуңа да бакча йортында янгын турында автомат хәбәр итә торган җайланмалар булуы хәерле. Тавыш сигналы бакчачыларның да, күршеләрнең дә игътибарын җәлеп итәчәк, вакытында чара күреп, һәлакәтне булдырмый калырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев