Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларга инвалидлар өчен электрон сертификат алу тәртибен аңлаттылар

Электрон сертификат гражданнарга тернәкләндерү программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен тиз арада сатып алырга мөмкинлек бирә.

2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.

Электрон сертификат гражданнарга тернәкләндерү программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен тиз арада сатып алырга мөмкинлек бирә.

— Татарстанлылар электрон сертификат ярдәмендә күпчелек очракта абсорбацияләүче киемнәр, подгузник, трость, ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, протез-ортопедия әйберләре һәм кресло-коляскалар сатып алалар. Узган елның июнендә электрон сертификатның мөмкинлекләре киңәйтелде, ә техник тернәкләндерү чаралары исемлегенә кул-аяк протезлары да кертелде. Бүген сертификат ярдәмендә заказ буенча эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп 270 төр тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин. Россия Социаль фонды махсус әйберләрне сайлау һәм сатып алу өчен техник тернәкләндерү чараларының электрон каталогын эшләде. Электрон сертификат буенча аларны 8 көн эчендә алырга була, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Инвалидлыгы булган кешеләр, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авырулар алган гражданнар сертификат алуга хокуклы. Сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк аша яки Социаль фондның клиент хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин. Мәҗбүри шарт — «МИР» түләү системасының банк картасы булу.

Сораулар булган очракта, 8-800-10-000-01 телефоны аша шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев