Алабуга нуры

Алабугалыларга цифрлы телевидениегә күчү турында нәрсә белергә кирәк

Бу дүшәмбе Татарстан халкы өчен әһәмиятле вакыйга булды – республика (Россиянең тагын 21 төбәге буларак) цифрлы телевидениегә күчте, аның кысаларында аналог эфир телевидениесе өзелде.

Белгечләр сүзләренә караганда, “аналог” Татарстан территориясендә нәкъ 60 ел эшләгән. Шулай итеп, ул үз хезмәтен күрсәткән һәм бүген “пенсиягә китә”, дип әйтергә була. 

Билгеләп үтик, “цифрлы” га күчү яңа җайланмалар куллануны күз алдында тота. Белгечләр сүзләренә караганда, кагыйдә буларак, 2013 елдан бирле чыгарыла торган заманча телевизор модельләре өстәмә җайланмага мохтаҗ түгел. Алар Т2 тота торган адаптерга ия.

Социаль якланмаган төр гражданнар өчен “цифрлы”га күчү белән бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә дә аерым тукталырга кирәк. Ул цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә бирелә, әмма 1000 сумнан да артмый, һәм түбәндәге төр гражданнарга тиеш:

– җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган һәм балага айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр;

– инвалид бала үстерүче гаиләләр, әгәр аларның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, һәм әлеге гаилә балага айлык пособие ала торган булса;

– 70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар  (пенсионерлардан торучы гаиләләр), аларның җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган очракта;

– ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торучы гаиләләр), җан башына  уртача керемнәре 20 мең сумнан артып китмәсә.

Халыкны социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 51 кешегә компенсация түләнгән.

Шуны да өстәргә кирәк, кабельле телевидение абонентлары өчен (“Таттелеком”, “Ростелеком”, МТС һәм башкалар) телетапшырулар үзгәрешсез калачак, өстәмә җайланма сатып алу һәм көйләү таләп ителми. Алабугада приставкалар көнкүреш техникасы кибетләрендә сатыла, аның минималь бәясе 750 сум тәшкил итә.

Цифрлы телевидениегә күчүнең барлык сораулары буенча 5-82-22 номеры буенча яки 8-800-222-87-16 номеры буенча республиканың “кайнар элемтә”сенә мөрәҗәгать итәргә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: