Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларны авыру туганнарын карарга өйрәтәләр

Узган елда «Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе»н 55 алабугалы үткән.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәктә озак вакыт тәрбияләү системасы кысаларында шәһәрдә «Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе» («Школа ухода») уңышлы эшләп килә.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Илиза Чернышова сөйләвенчә, «Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе» гаиләдә каты авырып ятучы туганнарын мөстәкыйль карарга булган кешеләр өчен оештырылган. 

Мәсәлән, 84 яшьлек әби, егылып, янбаш сөяген сындырган һәм ярты ел урын өстендә яткан. Көчле авыртудан аның бөтенләй хәле бетеп, күңеле төшкән булган. Аны улы караган, төрлечә ярдәм итеп торган. Әнисен карау өчен, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре аңа "Тәрбия мәктәбе"н узарга киңәш иткәннәр һәм авыру әбинең өендә, караваты янында ук, аның улын өйрәткәннәр. Өйдә тернәкләндерү күнекмәләрен күрсәткәннәр: ничек утыртырга, урыныннан күчерергә, ашатырга, техник тернәкләндерү чараларын кулланырга, көнкүрешен яхшыртырга, шулай ук рухи яктан булышырга да. 

Алган белемнәрдән файдаланып, тернәкләндерү ысулларын кулланганнан соң, әби тиз савыга башлаган, ул бер ягыннан икенчесенә борылып ята, яткан җиреннән утыра башлаган. Күптән түгел генә, «ходунки»лар ярдәмендә фатир буйлап йөрергә өйрәнгән. Улы эшкә чыккан. Шул рәвешле, тулы һәм лаеклы тормыш алып бару өчен мөмкинлек туган. 

Әйтергә кирәк, 2022 елда «Тәрбия мәктәбе»н 88 алабугалы үткән. Мәктәп укуларының адресы: Городищенская урамы, 4нче йорт, язылу өчен телефон: 8(85557) 7-58-12 (өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев