Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2023» конкурсында катнашырга чакыралар

Бәйге 2 июньдә үткәрелә.

Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2023» муниципаль конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста татар телен белүче 14-25 яшьлек кызлар катнаша ала.

Конкурс программасында өч номинациядә чыгыш ясарга — визит карточкасын күрсәтергә, милли костюмны якларга һәм татар милли ризыкларын тәкъдим итәргә туры киләчәк. 

Бәяләүләрнең төп критерийлары — башкару осталыгы һәм сәхнә культурасы дәрәҗәсе, татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен белү, шулай ук артистлык, эстетик зәвык һәм оригинальлек.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 12-31 майда Алабуга политехник мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары белән сәхнә сөйләме, башкару осталыгы һәм дефиле буенча укыту курслары уздырылачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 11 маена кадәр кабул ителә. Гаризаларны gdk_08@mail.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә кирәк. «Сабантуй сылуы-2023» дип куярга онытмагыз. 

«Сабантуй сылуы — 2023» конкурсы 2 июньдә шәһәр Мәдәният сараенда үткәреләчәк.

Конкурс турында нигезләмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев