Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларны вакансияләр ярминкәсенә чакыралар

Чара 29 мартта узачак.

Алабуга мәшгульлек үзәге хәбәр иткәнчә, 29 мартта 09.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр «Континент Производственные Решения» ҖЧҖ, «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ һәм «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ катнашында вакансия ярминкәсе узачак.

Түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: механик җыю эшләре слесаре, комплектлаучы, процессларны контрольдә тоту буенча инспектор, йөк төягеч йөртүче, шофер-экспедитор, склад хезмәткәре, инженер, офис-менеджер, слесарь-сантехник, юуу җайланмасы операторы, сату буенча менеджер, сыйфат контролеры һ. б.

Дәгъвачылар эш бирүчеләргә сораулар бирә, әңгәмә уза, резюме калдыра, мәшгульлек үзәге хезмәтләре турында мәгълүмат ала алачак.

Ярминкә Алабуга шәһәре, Спас урамы, 5нче йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: 7-04-96.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев