Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алабуганың полиция хезмәткәрләре һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмәләр үткәрә

Укучылар хезмәткә керү тәртибе турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирә ала.

Һөнәри юнәлеш бирү чаралары кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районы укучылары белән очрашулар үткәрә.

Тәртип сакчылары укучыларга Эчке эшләр органнарына хезмәткә керү процедурасы, һөнәри эшчәнлекнең үзенчәлекләре, полиция хезмәткәрләренең вакантлы вазифалары, социаль гарантияләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары белем бирү учреждениеләренә керү шартлары һәм тәртибе турында сөйли.

Мондый очрашулар барышында укучылар хезмәткә керү тәртибе турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирә һәм рәсми булмаган шартларда полиция хезмәткәрләренең хезмәте һәм көнкүреше турында тулырак белә алалар.

  • Уку йортларына керү мәсьәләләре буенча, шулай ук Алабуга полициясенә эшкә керү сораулары белән Максим Горький урамы, 93 (308 нче кабинет) адресы буенча Алабуга районы буенча шәхси состав белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 8 (85557) 7-81-12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев