Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алкогольле продукцияне теркәү

Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.

Продуктлары ассортиментында сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, әче бал булган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр әлеге товарны сатып алганлыкны  яисә товарның кергәнлеген раслау максатында, Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасына тоташырга тиеш.

− БДАМСна (ЕГАИС) тоташмаган өчен РФ АХ Кодексының 14.19 маддәсендә административ җаваплылык каралган. Аның буенча вазифаи затларга 10 меңнән 15 мең сумга кадәр, юридик затларга − 150 мең сумнан  200 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин, − дип кисәтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре. 

2017 елда Алабугада БДАМСка тоташмауның 3 очрагы ачыкланган. Административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев