Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Алыштырып та, кайтарып та була

Кибеттән алынган әйберне уйлаганча тиз генә алыштырып бирмиләр.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территорисе органына берәү шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән: “Бүләккә дип кәрәзле телефон өчен тышлык алган идем, үлчәме туры килмәде. Товар алганда ташлама ясадылар. Шул ташламага сылтап, кибеттә аны алыштырудан баш тарттылар. Тышлыкны алмаштырырга яисә аны кире кайтарырга мөмкинме? Моның өчен вакыт чикләнгәнме?”

Аңа аңлатып бирүләренчә, әйберне сатып алганнан соң 14 көн эчендә (алган көнне санамыйча) акция буенча сатыла торган тиешле сыйфаттагы товарны, акциядән башка сатыла торган шундый ук товарлар кебек үк,  алыштырып та, кире кайтарып та була. Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезләмәләрен кулланырга мөмкин – шундый ук сыйфаттагы товарны башкасына алыштыра аласыз, кирәкле әйбер сатуда юк икән, сатып алудан баш тартып була, сатучыга товарны кире кайтарып, түләнгән акчаны алырга мөмкин. Товарны кайтарганда карарыгызны дәлилләвегезне таләп итүләре мөмкин. Товарны алыштыру (кайтару) “әгәр   күрсәтелгән товар куллануда булмаган, аның тышкы күренеше, куллану үзлекләре, пломбасы, фабрика язулары, шулай ук кулланучыга күрсәтелгән товарны сатканда бирелгән товар чегы яисә касса чегы  сакланган” булганда гына мөмкин. Законда әйтелгәтнчә, кулланучыда товар чегы яисә касса чегы яки товарны сатып алганлыкны раслый торган башка документ булмау аны  шахитлар күрсәтүенә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев