Алабуга нуры

“Аналог” пенсиягә китте

Бу дүшәмбе Татарстан халкы өчен әһәмиятле вакыйга булды – республика (Россиянең тагын 21 төбәге буларак) цифрлы телевидениегә күчте, аның кысаларында аналог эфир телевидениесе өзелде.

Белгечләр сүзләренә караганда, “аналог” Татарстан территориясендә нәкъ 60 ел эшләгән. Шулай итеп, ул үз хезмәтен күрсәткән һәм бүген “пенсиягә китә”, дип әйтергә була. Алабуга идарәче компанияләреннән алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның 14 октябренә шәһәрдә һәм районда аналог телетапшырулары булган 1293 йорт хуҗалыгы ачыкланган. Бу хакта шәһәр трибунасыннан АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов хәбәр итте. Ел башыннан бирле торакчылар 30 меңгә якын фатирны карап чыккан, шәхси секторда 5284 йорт хуҗалыгында яшәүчеләр хәбәр ителгән. 

Билгеләп үтик, “цифрлы” га күчү яңа җайланмалар куллануны күз алдында тота. Белгечләр сүзләренә караганда, кагыйдә буларак, 2013 елдан бирле чыгарыла торган заманча телевизор модельләре өстәмә җайланмага мохтаҗ түгел. Алар Т2 тота торган адаптерга ия.

Ел башыннан алып, 170 алабугалы консультатив ярдәм алды. Авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан җайланмалар сатып алу һәм көйләүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау буенча халык белән зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә районның барлык халкы цифрлы тапшырулар карый ала. Моннан тыш, цифрлыга күчү сәбәпле, Барс яшьләр үзәге тарафыннан Алабуга өлкәннәре арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясе оештырылды.

“Цифровик” волонтерларына килгәндә, бүген алар инде 170 гариза кабул иткән һәм эшкәрткән. Моннан тыш, 150 Бөек Ватан сугышы ветеранына (шул исәптән тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына) өйләренә йөреп, консультация бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк, “Барс” яшьләр үзәге пенсионерларның шалтыратуларын кабул итеп өйләренә бара һәм ярдәм күрсәтә.

Узган атна ахырыннан Алабуга шәһәр-районда “икенче мәгълүмати дулкын” башланды, аның барышында подъездлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары стендларында хәбәрләр яңартыла, – дип билгеләп үтте Ленар Нургаянов. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, мөрәҗәгать “Ачык Алабуга” диспетчерлык хезмәте аша да кабул ителә.

Социаль якланмаган төр гражданнар өчен “цифрлы”га күчү белән бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә дә аерым тукталырга кирәк. Ул цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә бирелә, әмма 1000 сумнан да артмый, һәм түбәндәге төр гражданнарга тиеш:

– җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган һәм балага айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр;

– инвалид бала үстерүче гаиләләр, әгәр аларның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, һәм әлеге гаилә балага айлык пособие ала торган булса;

– 70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар  (пенсионерлардан торучы гаиләләр), аларның җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган очракта;

– ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торучы гаиләләр), җан башына  уртача керемнәре 20 мең сумнан артып китмәсә.

Халыкны социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 51 кешегә компенсация түләнгән.

Шуны да өстәргә кирәк, кабельле телевидение абонентлары өчен (“Таттелеком”, “Ростелеком”, МТС һәм башкалар) телетапшырулар үзгәрешсез калачак, өстәмә җайланма сатып алу һәм көйләү таләп ителми. Алабугада приставкалар көнкүреш техникасы кибетләрендә сатыла, аның минималь бәясе 750 сум тәшкил итә.

Цифрлы телевидениегә күчүнең барлык сораулары буенча 5-82-22 номеры буенча яки 8-800-222-87-16 номеры буенча республиканың “кайнар элемтә”сенә мөрәҗәгать итәргә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: