Балалар һәм гаджетлар: бирергәме, алыргамы?
Актуаль сорауларга җавапны 10нчы урта белем бирү мәктәбенең педагог-психологы Айгөл Рифнур кызы җавап бирә.
Хәзерге заманда балаларны смартфоннар, планшетлар һәм башка гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый. Бүгенге көндә гаджетлар безнең тормышта зур урын алып тора.
Беркемгә дә сер түгел, ул безнең иң якын дуска әйләнеп бетте инде. Кайда гына булсак та, кулда кәрәзле телефон. Әйе, заманасы шундый. Элек еракта гомер иткән якын кешеләребезгә хат язып утырсак, бүген бер-ике төймәгә басу җитә. Дөньядагы иң соңгы һәм актуаль хәбәрләрне дә без нәкъ менә кәрәзле телефон аша беләбез.
Бала туу белән озак та үтми, әти-әниләр аларның кулына телефон тоттыра. Сабый әти-әнигә генә комачау итмәсен һәм еламасын. Телефон белән мәшгуль, сораулар биреп аптыратмый, уенчыкларын таратып ташламый, аның белән уйнауларын сорамый. Күп кенә балалар бакчага килгәндә үк телефоннан оста куллана, интернетка кереп, үзенә кирәкле мультфильм карый яисә уеннар уйный. Күпмедер вакыттан соң, кинәт... ата-ана: «Ә бит балам гаджетларсыз тора алмый...» — дип хафалана. Телефоннан уйнаганда, әти-әнинең нәрсә сөйләгәнен ишетми, яраткан уенчыгыннан колак какса, кәефе төшә, елый башлый.
Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга җавап эзли башлый, аларның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: «Нәрсә эшләргә?» Актуаль сорауларга җавапны 10нчы урта белем бирү мәктәбенең педагог-психологы Айгөл Рифнур кызы җавап бирә.
— Балага гаджетларны ничә яшьтән бирергә ярый?
— Бала өчен гаджет нәрсә ул? Иң беренче чиратта, ул игътибарны җәлеп итә торган, мавыктыргыч нәрсә. Асылда, ул — бүгенге дөньяда аннан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый торган иң гади әйбер. Тик еш кына бу «иң гади әйбер» бала тормышында шулкадәр кирәклегә әверелә, аның өчен мөһим булган бөтен нәрсәне алыштыра. Мәктәпкәчә яшьтә сабый әйләнә-тирә дөньяны аралашу һәм уен аша танып белә. Виртуаль уеннар аша ул әйбернең бөтен үзенчәлекләрен белми кала. Әйтик, лимон. Гаджет аша аның нинди булуын, төсен, формасын өйрәнергә була. Әмма тәмен, исен белеп булмый. Ә бу бик мөһим. Нәни бала тормышны сенсор каналлары аша танып белә: кагыла, татып карый, исни. Шул ук вакытта, виртуаль дөнья — ул чынбарлыкка туры килми. Планшет яки смартфон артында күп утырып, ул «тере» аралашудан мәхрүм кала. Балага, гаджетларга бәйле рәвештә, озак вакытка исәпләнгән мөнәсәбәтләр булдыру, үз хис-тойгыларын күрсәтү һәм башка кешеләрнең эмоциональ күренешләрен аңлау һәм адекват җавап бирү бик авыр. Сабый гаджетлар белән соңрак кызыксына башласа, яхшырак, әгәр дә инде иртәрәк таныша икән, алар белән көненә 30 минуттан да артыграк утырырга киңәш ителми.
— Гаджетларны нәрсә белән алыштырырга була? Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Минемчә, дөньяда кызыклы нәрсәләр бик күп, гаджетлар белән генә чикләнү дөрес түгел. Нишләптер без, өлкәннәр, балачакта үзебез уйнап үскән уеннарны онытабыз. Балалар белән лото, шашка уйнарга кирәк. Гаилә белән кичке ашларны ешрак оештырыгыз, гаилә традицияләрен саклагыз. Бергәләп ашарга пешерергә була. Шунысы мөһим — балалар үзләре катнашында пешергән әйберне яратып ашый. Буш вакытыгызны бергә, урамда үткәрегез. Шул рәвешле бала фикер йөртергә, хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, тере аралашу һәм реаль эмоцияләр ала. Рәсемнәр ясагыз, төрле әйберләр әвәләгез һәм башкалар.
— Балага гаджетларда аерым бер вакытта гына утырырга кирәклеген ничек дөрес итеп аңлатырга?
— Сабый өчен әти-әни үрнәге бик мөһим. Әгәр ата-аналар кич буе социаль челтәрләрдә утыра яки уен белән мәшгуль икән, баладан башка нәрсә көтеп булмый. Балалар өлкәннәр нәрсә эшли, шуны кабатларга тырыша. Хәзерге заманда аларга гаджетлардан файдалануны бөтенләй тыярга ярамый. Барыннан да элек, мин ата-аналарга гаджетларны куллану вакытын чикләргә киңәш итәр идем. Дөрес, бу вакыт килешенергә һәм бала моның ни өчен шулай булуын аңларга тиеш. Балага смартфон яки планшет ни өчен кирәк, аңа нинди уеннар уйнарга мөмкин, уеннардан тыш, гаджетта кызыклы нәрсәләр табарга була, шулар турында сөйләү мәслихәт.
Сораштыру
Лилия Кашапова:
Хәзерге заманда тормышыбызны телефоннарсыз күз алдына да китереп булмый. Балаларга ярамый дип әйтү дөрес түгел, әмма аларны тикшереп торырга кирәк. Аларның көне-төне утыруларына юл куймау зарур. Безнең гаиләдә мөнәсәбәтләр ышанычлы, шуңа күрә балалар миннән бернәрсә дә яшерми. Компьютер алдында, телефонда билгеле бер вакытта гына утыралар. Йокларга берничә сәгать кала, каникулларда гаджетлардан бик сирәк файдаланалар.
Айгөл Закирова:
Хәзерге заманда кая карама — телефон, планшет, телевизор. Балаларга килгәндә, әлегә мин бик кискен карашта. Мультфильм карыйлар, җыр тыңлыйлар. Биш яшьлек улым Ренар мультфильмнарны 2 яшеннән генә карый башлады. Вакыты чикләнгән, әлбәттә. Татарча җырларны көне буе тыңласа да ярый, ә телефондагы уеннарга килгәндә, рөхсәт итми идек, чөнки болай да хәзер бик күп кызыклы уеннар бар. Китап укырга, шигырь ятларга, җыр өйрәнергә кирәк. Кызыбыз әле кечкенә. Ул абыйсыннан бераз аерыла, бервакыт телефон сорый башлаган иде. Ләкин аның өчен дә шундый ук тәртип. Үскәч тә өлгерерләр, дип уйлыйм. Мультфильм карап, ашау да юк. Мин шуңа бик аптырыйм: балалар сырхауханәсенә килгәч, күпчелек бала, әле сөйләшә дә белми, кулына телефон тоткан. Бу инде әти-әнинең гаебе. Бала кычкырмасын, комачауламасын, артыннан йөрергә кирәк түгел. Шуңа да ана кеше кайвакыт үз баласын үзе белми башлый, чөнки сабый виртуаль дөньяда яши инде. Без поликлиникага да, юлда булганда да, үзебез белән уенчыклар, китаплар алабыз. Бик көйсез чакка туры килсә, тәм-томы ярдәмгә килә. Гаджетка текәлеп, гомер үтә. Бала белән аралашырга, аның белән уйнарга кирәк. Үскәч, алар безне кабатлаячак, мин шулай уйлыйм.
Алисә Әскәрова:
Кызым мультфильм карарга ярата. Көннәр буе телефон каршында утыру дигән әйбер юк: билгеле бер вакытта гына. Гаджетлар балаларны тәрбияләргә дә сәләтле. Мәсәлән, мультфильмнар карап, алар санарга, төсләр аерырга өйрәнә, сүзлек запасы арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев