Балалы гаиләләргә ничек булышалар?
Балаларыгыз бармы, әллә сез гаилә ишәйтергә уйлыйсыз гынамы? Бу язмада без керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, балалар тәрбияләнә торган гаиләләр дәүләттән нинди ярдәм алырга мөмкин, шул хакта сөйлибез.
Йөкле хатын-кызларга булышу.
2021 елның 1 июленнән йөкле хатын-кызлар өчен бирелә торган айлык түләүләргә гаризалар кабул итү башланды. Дәүләт ярдәменең яңа төре кыен финанс хәлендә калучыларга гына бирелә. Йөклелекнең 6нчы атналыгыннан бала туганчыга кадәр ай саен якынча 6 мең 300 сум акча алырга мөмкин. Элегрәк түләнә торганы күпкә ким һәм һәркемгә бирелә иде, яңасы — мохтаҗлыкка карап. Ул йөклелекнең 12 атналыгында теркәлгән хатын-кызларга билгеләнә.
Моннан тыш, аз керемле гаилә бала тудыру йортыннан бүләккә (яңа туган бала өчен кирәк-ярак) исәп тота ала.
3 яшькә кадәрге балаларга түләүләр
— Аз керемле гаиләләр беренче һәм икенче балаларына аларның 3 яше тулганчы ай саен бирелә торган түләүләргә исәп тота ала, — ди Алабуга матди ярдәм һәм компенсация түләүләре бүлеге башлыгы Елена Гафарова.
Ярдәм акчасы түбәндәге шартлар берьюлы туры килгәндә билгеләнә:
— баланың РФ гражданлыгы бар;
— ул 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган яисә уллыкка (кызлыкка) алынган;
— ата-ана һәм бала РФ территориясендә даими яши;
— бала дәүләт тәэминатында түгел, ә аның әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән;
— гаиләнең кереме төбәктәге икеләтелгән яшәү минимумыннан артмый.
Беренче балага түләүләр федераль бюджет чараларыннан, икенче балага — ана капиталы чараларыннан башкарыла. Ана капиталы файдалынылган булса, ярдәм акчасын билгеләүдән баш тартачаклар.
3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга түләүләр
2021 елда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр пособие түләү дәвам итә, ләкин ул яңача билгеләнә. Аңа, элекке кебек үк, керемнәре яшәү минимумыннан түбән гаиләләр генә исәп тота ала.
— Пособие күләме керемгә бәйле. 50 процент — 4 мең 977 сум 50 тиен, 75 процент — 6 мең 968 сум 50 тиен, 100 процент — 9 мең 955 сум. Аны ай саен билгеләнгән көннән алып ел буе түлиячәкләр. Һәр ел, үз мохтаҗлыгыңны раслап, озайтып тору кирәк, — ди Елена Гафарова.
16 яшькә кадәр түләү
Кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 16 яшькә кадәрге балалар өчен дә дәүләт тарафыннан түләү каралган. Тулы гаиләдә (ата-ананың икесе дә булганда) бу сумма 348 сум тәшкил итә, ялгыз аналарга — 918 сум. Моннан тыш, андый гаиләләр 3 яшькә кадәр балалар өчен даруларга 5 мең сум алырга хокуклы, ул ярты елга бер тапкыр түләнә һәм 3 яшькәчә балаларга сөт кухнясы билгеләнә.
Тулы булмаган гаиләдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга акчалата ярдәм
Аны суд карары нигезендә алимент түләве каралган баланың бердәнбер әнисе (әтисе) яисә баланың башка законлы вәкиле алырга мөмкин. Бу пособие күләме — алар яши торган төбәктә балага тиешле яшәү минимумының 50 проценты. Ул балага 17 яшь тулганчы түләнә. Ярдәм бер елга билгеләнә һәм ай саен түләнә. Һәр ел гариза бирергә һәм аңа мохтаҗлыкны расларга кирәк булачак.
Ана капиталы
Ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озайтылган. 2007 елның гыйнварыннан 2026 елның декабренә кадәр икенче балалары туган гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәмен алырга хокуклы.
Әгәр бала 2020 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр арада туса, ана капиталын бер балалы гаиләләр дә алырга мөмкин, Гаиләдә өченче, дүртенче һәм чираттагы теләсә кайсы балага, әгәр моңа кадәр андый хокуклары булмаган икән, ана капиталы бирелә. Аның яңа күләме:
483881,83 сум — 2020 елдан туган яисә уллыкка алынган бер балалы гаилә өчен. 2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталына 155 мең 550 сум өстәлә.
483881,83 сум — 2007 елдан 2019 елга кадәр туган яисә уллыкка алынган ике балалы һәм шулай ук өч яисә аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен, әгәр алар туганчы ана капиталына хокуклары булмаган булса.
639431,83 сум — икенче бала 2020 елдан туган гаиләләр өчен, шулай ук өченче һәм чираттагы теләсә кайсы бала өчен, әгәр ул туганчы ана капиталына хокуклары булмаган булса.
Пенсия фонды тарафыннан ана капиталы бирелү турында уңай карар кабул ителгәннән соң, РПФ (pfrf.ru) сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон документ рәвешендә дәүләт сертификаты куела. Сертификатның цифрлы варианты элекке кәгазь сертификаттагы кебек белешмәне эченә ала.
2022 елда индексациядән соң ана капиталы күләме беренче балага 503 мең сум һәм икенче балага 665 мең сум тәшкил итә.
Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека
— Программа теркәлгән никахта торучы ир яки хатынның яше 35 яшьтән артмаган, шул исәптән тәрбиясендә бала (балалар) булган яки тулы булмаган гаилә — бер ата яки анадан торган, яше 35 яшьтән артмаган, тәрбиясендә баласы (балалары) булган яшь гаиләләргә юнәлдерелгән, — дип сөйләде район башкарма комитетының Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миңнебаев.
Программада катнашу шартлары:
— гариза бирүче, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә, оешмада эшчәнлек алып бара;
— гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак туры килергә тиеш;
— гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш.
— гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган ипотека буенча түләнмәгән бурычы булырга тиеш түгел, шул исәптән элек махсуслаштырылган оешма белән төзелгән килешү буенча максатчан акчалата займны тулысынча кире кайтару.
Программада катнашуның төп шартлары:
— торакның норматив бәясенең 10 процентын түләгәндә фатир сайлау мөмкинлеге;
— яшь гаиләнең фатир бәясен 28,5 елга кадәр түләп бетерү мөмкинлеге бар;
— ТР Дәүләт торак фонды социаль ипотека ставкасы еллык 7 процент тәшкил итә;
— социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта туган һәр бала өчен дәүләт 200 мең сумлык бурычны каплый.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасының
Дәүләт ярдәме шартлары:
— түләүсез субсидия;
— балалы гаиләләр өчен торак бәясенең 30 проценты;
— балалы гаиләләр өчен торак бәясенең 35 проценты;
— яңа, икенчел торакка, йорт төзелешенә яки ипотеканы түләүгә (мохтаҗлык буенча исәпкә куелганнан соң алынган).
Гаиләнең катнашу критерийлары:
— яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык;
— түләү сәләте (алдан хупланган ипотека кредиты турында белешмә яки үз тупланмалары).
Барлык кызыксындырган сораулар буенча район башкарма комитетының Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегенә 3-03-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Балалы гаиләләргә дәүләт тагын ничек ярдәм итә?
Лагерьга юлламаның 50 процентына кадәр компенсация, 20 мең сумга кадәре кире кайтарыла.
2021 елда башлангыч сыйныфларда бушлай туклану барлык төбәкләрдә дә тормышка ашырыла.
Закон белән каралган тагын бер төзәтмә — 2021 елның 1 сентябреннән, 8 яшькә кадәрге авыру баланы карауга бәйле вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләү, ата-ананың хезмәт стажыннан бәйсез рәвештә, уртача эш хакының 100 проценты күләмендә түләнә. Больничный кәгазе буенча түләүләр турында тулырак Алабуга прокуроры ярдәмчесе Семен Гришин сөйләде. Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы эш бирүчеләргә кагылмый. Эшкә яраксыз көннәр өчен турыдан-туры Социаль иминиятләштерү фондыннан түләнәчәк. Шул ук вакытта ат-ана бернинди дә өстәмә документлар тутырмый, фонд барлык исәпне хастаханә биргән кәгазь нигезендә мөстәкыйль башкара.
Хәзер авыру баланы карау өчен ничә көн кирәк, 5ме, 15ме, табиб карар итә, чикләү юк. Хастаханә кәгазен, "больничный«ны, 15 көннән соң озайтырга кирәк булганда, медицина оешмасының табиблар комиссиясе карары кирәк.
Шулай да әлеге кәгазьләр буенча түләүләрдә соң чик барлыгын истән чыгарырга ярамый, алар баланың яшенә һәм чирнең авырлыгына бәйле:
— бала 7 яшьтән кече икән, елына 60 календарь көнгә түләнә (әгәр авыр чир икән, һәм авыру махсус исемлектә булса — 90 көн);
— бала 7 яшьтән 15 яшькә кадәр булганда, баланы караган һәр очрак буенча 15 календарь көн (амбулатор яисә стационар), ләкин елына 45 көннән дә күп түгел;
— 18 яшькә кадәрге авыру инвалид баланы карау очрагында хастаханәдән бирелгән кәгазь буенча дәвалау көннәренең барысы да түләнә, ләкин елына 120 календарь көннән арттырмыйча, әлеге баланы караган бар очрак буенча да;
— 18 яшькә кадәрге шеш авырулы бала авырган очракта, яисә вакцинадан соң катлауланулар булганда, стационарда да, амбулатор очракта да, «больничный» дәвалауның бөтен көннәре өчен түләнә;
— ВИЧ-йогышлы авыруыннан интеккән 18 яшькә кадәрге балаларны стационар шартларында караганда, шулай ук чикләүләрсез түләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев