Алабуга нуры

«Бөерләр авыруы тудыра»: табиб-диетолог шашлык өчен куркыныч маринад турында сөйләде

Майонезлы-уксуслы маринадта ясалган шашлыкны еш куллану бөерләр авыруын китереп чыгарырга мөмкин. 

Диетолог Ирина Морозова майонез һәм серкә нигезендә шашлык өчен маринадның организмга зыяны турында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Морозова аңлатканча, югары температурада майонез бик күп зарарлы майлар һәм матдәләр бүлеп чыгара. Серкә ашказаны-эчәк трактына тискәре йогынты ясый. Майонез һәм укусустан ясалган маринадта пешерелгән шашлыкны еш куллану бөерләр авыруын китереп чыгарырга мөмкин. 

Диетолог шулай ук кефирдан ясалган маринадка да игътибар итте. Кефирда тотылган шашлык тимер һәм аксым үзләштерүгә комачау була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: