Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Биш шикаять расланган

Билгеле булганча, республикада ТР Министрлар Кабинеты карары белән алкогольле һәм спиртлы продукциянең рөхсәтсез сатылу очракларын ачуда булышучыларга матди түләүләрне башкару Тәртибе эшләнгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының “Халык контроле” бүлегендә урнашгтырылган мөрәҗәгатьттәге хәбәр расланган очракта, гражданнар 1 меңнән 3 меңгә кадәр матди түләү алырга хаклы.

Законсыз рәвештә исерткеч эчемлекләр сату хакында хәбәрне “Халык контроле”нә җибәрергә яисә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының “кайнар элемтә” телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була: 8(8552) 71-43-03). Аңлылык күрсәткән гражданнарның бер хәбәре дә игътибарсыз калмаячак.

Шул рәвешле, 2018 елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Алабуга муниципаль районында яшәүчеләрдән 21 шикаять алынган. Аларның бишесе генә расланган. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылган, дөреслеккә туры килгән хәбәр бирүчеләргә матди бүләк тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев