Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Быел армия хезмәтен өйдә дә үтеп була?!

1 апрельдән республикада язгы чакырылыш башланды. Бу юлы 3,2 мең егет биленә солдат каешы тагачак.

Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин быелгы чакырылышта булачак үзгәрешләр белән таныштырып китте. 2017 елның 29 декабрендә Россия Федерациясенең «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы» 53нче законына төзәтмәләр кертү сәбәпле, элек сәламәтлеге начар булып хәрби хезмәткә яраксыз егетләр, хәзер үз теләге белән кабат медицина тикшерүе уза ала. Хезмәткә яраклы дип табылса, аларны армиягә алачаклар. Сергей Погодин сүзләренчә, бу закон егетләр файдасына эшли.
– Бездә армиядә хезмәт иткән егетләр дә, авыру сәбәпле армиядән азат ителгән егетләр дә хәрби билет ала. Әлеге билетларның исемнәре бер үк булса да, җисеме төрле. Икенчесен бик үк хөрмәт итеп бетермиләр. Әйтик, мондый хәрби билет белән кайбер җирләргә эшкә урнашып булмый. Шуңа күрә дәүләт бу егетләргә ярдәм кулы сузды. Алар кабат медицина тикшерүе үтеп, сәламәтлекләре яхшы булса, армиядә хезмәт итәргә хокуклы. Бер елдан соң алар теләгән урынга эшкә урнаша алачаклар. Бу 18-27 яшьлекләргә генә кагыла, – диде Сергей Погодин.

Авыру сәбәпле армиягә бармаган егетләр, закон нигезендә, бер ай эчендә хәрби билет алырга тиеш. Ләкин тиешле документлар тапшырылып бетмәгән булса, бу эш озаккарак та сузылырга мөмкин.

Күп кенә ата-аналар, армиягә киткәч, уллары «кайнар нокталарга» эләгер, дип курка. Сергей Погодин бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.
– Закон нигезендә, чакырылыш буенча хезмәт иткән егетләр хәрби бәрелешләрдә катнашмый. Без андый җирләргә бары тик килешү буенча хезмәт иткәннәрне генә җибәрәбез. Егет өч ай хезмәт иткәннән соң гына үз теләге белән контракт төзи ала, – ди ул.

Шулай ук хәзер урта һәм югары белем алган егетләр, армиядә бер ел мәҗбүри хезмәт итмичә, баштан ук килешү белән хезмәт итәргә мөмкин. Контракт ике йә өч елга төзелә. Мондыйларның саны хәзер Россия армиясендә 40 процентны тәшкил итә. Аларга кайда һәм нинди вазифада хезмәт итүенә карап, аена 20-70 мең сум хезмәт хакы түләнә.
Армиягә бармыйча, өендә генә хезмәт итүче егетләрне дә очратып була. Аларны альтернатив хезмәт итүчеләр диләр.
– Кече халыклар (руслар, татарлар аларга керми) армиядә хезмәт итүдән азат. Шулай ук егетнең дине, ниндидер сәбәпләр аркасында, аңа кулына корал алырга тыя икән, без аңа альтернатив хезмәт тәкъдим итәбез. Ләкин егет бу динне тотуын дәлилләргә тиеш әле. Мондый хезмәттә егетләр, әйтик, картлар йортында эшли, психик авырулары булган кешеләрне карарга ярдәм итә. Яз көне альтернатив хезмәткә 18 кеше алыначак, – ди Сергей Погодин.

Альтернатив хезмәт итәсе килгән егет чакырылышка кадәр ярты ел алдан хәрби комиссариатка гариза язарга тиеш. Мондый хезмәт гадәттәгедән озаграк бара. Ул 18 айдан 21 айга кадәр сузылырга мөмкин. Әгәр дә башка районнарга эшкә җибәрсәләр, тулай торак белән тәэмин итергә тиешләр.

Шулай да Татарстан егетләре күбрәк гадәти армияне сайлый. Быел, мәсәлән, күбесе (45 процент) коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Егетләрнең 13 проценты хәрби-диңгез флотына, 10 проценты стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләренә, 8 проценты һава-космик саклану гаскәрләренә юлланачак. Ә менә бар егетләрнең дә хыялы булган Президент һәм Преображение полкына җентекләп сайлап кына алачаклар. Президент полкына, гомумән, чакырылыш тәмамланган инде. Преображение полкына 20 кешегә квота бирелгән. Егетләрне Казан һәм Түбән Камадан сайлап алачаклар. Хәрби-фәнни роталарда хезмәт итү дә солдатлар арасында зур дәрәҗә булып санала. Биредә хәрби өлкәдә төрле тикшерүләр ясыйлар, экспериментлар үткәрәләр. Республикадан мондый ротага 12 кеше генә барачак.

Армиягә киткән һәр егетнең шәхси счетына ай саен 2000 сум акча күчерелә. Әти-әнисе булмаганнарга ул акчаның күләме 3000 сумга җитә. Шулай ук «Әниеңә шалтырат» федераль проекты эшли. Аның ярдәмендә, һәр егет әти-әнисе белән элемтәдә тора ала. Хәзерге вакытта Татарстан хәрби частьлар белән 47 шефлык килешүе төзегән. Бу исә республика үз егетләренең хәлен армиядә дә белешеп, күзәтеп тора дигән сүз. Төбәк карамагында булган частьларга язгы чакырылышта 1100 солдат җибәреләчәк.

Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы «кайнар элемтә»се – 264-23-51.
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты «кайнар элемтә»се – 221-60-06.

ЧЫГАНАК:http://shahrikazan.com/news/tema-dnya/byel-armiya-khezmten-yd-d-tep-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев