Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Чит ил паспортының бәясе артырга мөмкин

Алабуга паспорт-виза хезмәте чит ил паспортлары турында алдан кайгыртырга киңәш итә.

Паспорт өстәленә апрельдән августка кадәр озын чират җыела, югыйсә документларны әзерләү РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан язылып кую тәртибендә башкарыла, һәм һәркемнең көне, сәгате билгеле.

− Хәзер андый чират юк, кешеләр киләсе ел турында уйларга кирәк. Кышын чит ил паспортын тыныч кына алырга була. Алабугалыларга чит ил паспорты булдырырга, һәм аның вакыты чыкмаганмы икәнен тикшерергә тәкъдим итәм, − ди Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Сергей Бубеков.

Әйтергә кирәк, шушы елның 9 аенда паспорт өстәленнән 1881 чит ил паспорты бирелгән, үткән елның шул ук аралыгында алдарның саны 832 булган. Паспорт-виза хезмәтендә эшләүчеләр тапшырылган документлар артуны туристлар өчен Төркиягә юлның кабат ачылуы белән бәйли.

Яңа елдан соң, мондый паспортны рәсмиләштерүгә дәүләт пошлинасының бәясе артырга мөмкин дигән мәгълүмәт бар. Ул 5 мең сумга хәтле җитәргә мөмкин. Хәзер аның күләме 3500 сум, Дәүләт хезмәтләре порталы аркылы рәсмиләштергәндә, – 2450 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев