Җәен нинди куркынычлар сагалый?
Көтеп алган эссе көннәр безгә рәхәтләнеп кояшта җылынырга мөмкинлек бирә, яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән тукланабыз. Тик җәйге матур чорда үзеңне һәм гаиләңне хәвеф-хәтәрләрдән саклау кирәклеге турында истән чыгарырга ярамый. Ачык тәрәзәләр
Җәен бүлмәне җилләтеп алу теләге кайберәүләр өчен һәлакәт белән тәмамлана. Ел саен ил буенча дистәләрчә бала ачык тәрәзәдән егылып төшә. Кагыйдә буларак, алар исән калган очракта да, гариплек ала.
Быел 24 июльдә Кемеровода күпфатирлы йортның тугызынчы катыннан егылып, 5 яшьлек бала һәлак булды. Тикшерү комитетында бу вакыйга хакында сөйләүләренчә, ул әнисе һәм үги әтисе белән яшәгән. Әнисе эшкә киткәч, малай фатирда ялгыз калган булган.
Әйтергә кирәк, еш кына бәхетсезлеккә ата-ананың ваемсызлыгы сәбәп була. Кайберәүләр өчен үз баласыннан да мөһимрәк эшләр табыла. Әлегә быел безнең шәһәрдә мондый хәл күзәтелмәде. Шулай да былтыргы вакыйгаларны искә алсак, май аенда Мәрҗани урамындагы йортның бишенче катыннан дүрт яшьлек кыз егылып төшкән иде. Ул ишегалдындагы әнисен чакырырга теләгән. Җитди җәрәхәтләнгән бала республика клиника хастаханәсенә китерелә.
Мондый бәладән һәммәбезгә сакланырга кирәк. Ачык тәрәзә балалар өчен уен гына булып тоелырга мөмкин, иң әһәмиятлесе – өлкәннәр аларны бер минутка да игътибарсыз калдырмасын. Аянычлы очраклар булмасын дисәгез, берничә кагыйдәне онытмагыз:
- сабыйларны караучысыз калдырмагыз;
- чебен-черкидән куелган челтәргә ышанмагыз! Алар егылудан саклау чарасы түгел. Киресенчә, бала аңа тәрәзәгә таянган кебек таяна, үзен куркынычсыз урында дип хис итә. Кайчакта алар челтәр белән бергә ычкынып китә;
- бала тәрәзә төбенә менмәслек итеп, җиһазларны читкәрәк этегез;
- мөмкин булганча, тәрәзәне өске яктан ачыгыз;
- тәрәзә берничә сантиметрга гына ачылырлык итеп, махсус җайланмалар беркетегез;
- тәрәзәләргә рәшәткә куегыз. Алар баланы ачык тәрәзәдән егылып төшүдән саклар;
- сабыйларга тәрәзәгә якын урнашкан караватта яисә башка җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез;
- балаларны иминлек кагыйдәләренә өйрәтегез. Өлкәнрәкләрен кечкенәләрне карап торырга күнектерегез.
Сулардагы һәлакәт
Кызу көннәрне күпләр салкын суга чумып алу өчен елга-күлләргә ашыга, әмма еш кына коену өчен җайланмаган урыннарны сайлыйлар. Исерек хәлдә су керүчеләр дә бар. Суда вакытта гади генә таләпләрне үтәмәү дә куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Һәр ел безнең илдә 20 меңгә кадәр кеше суга батып үлә. Шуларның өчтән бере диярлек – балалар. Республика сулыкларында быел коену вакыты башланганнан бирле 40ка якын кеше һәлак булган, алар арасында 3 бала. Безнең районда өч очрак теркәлгән. Тойма елгасында 5 июльдә ярдан өч метр ераклыкта бер ир затының гәүдәсе калыккан. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ул алдагы көнне югалган алабугалы булып чыга. 12 июльдә Криушада хатын-кыз мәете табылган, ул да Алабуга кешесе булган, 53 яшьлек. Тагын бер һәлакәт 17 июльдә, Мальцево авылыннан ерак түгел генә. Тойма суында 48 яшьлек ир баткан. Ул иптәшләре белән Минзәлә районыннан акча эшләргә дип килгән, төшке аш вакытында алкоголь авыз иткәннән соң, елгада коенып алырга уйлаганнар. Суга чумганнан соң, берсе кире күтәрелмәгән. Дуслары аны ярга чыгарып, ярдәм күрсәтеп караганнар, тик ир-атны саклап кала алмаганнар.
Коткаручылар әйтүенчә, суда бәхетсезлек очракларына китерә торган сәбәпләр арасында беренче урында – исерткеч эчемлекләр куллану. Андыйлар таныш булмаган урында да су керә, озаклап коена, ерак арага йөзеп китә. Салкын суда тәнне еш кына көзән җыера. Кинәт барлыкка килгән көчле авыртудан хәтта иң оста йөзүче дә тончыгып, бата башларга мөмкин. Кайчагында, чумганда кеше су астындагы нинди дә булса әйбергә бәрелә. Куркудан да бата башлау очраклары бар. Мисалга, коенучы ерак арага йөзеп китеп, анда суның артык тирәнлеген белеп алгач, хәвефкә бирелә. Чоңгыллар һәм көчле агымнар да куркыныч, аларның коенучыны ярдан еракка алып китүе, бөтереп алуы бар.
Су кергәндә иминлек кагыйдәләре:
1. Таныш булмаган һәм коену өчен җайланмаган сулыкларга керүдән сакланыгыз.
2. Ялгыз гына суга кермәгез.
3. Аек булмасагыз, коенмагыз.
4. Төбе таныш булмаган урыннарда суга чуммагыз.
5. Коену өчен билгеләнгән урыннардан читкә чыкмагыз, күрсәткечләрдән ары йөзмәгез, судага әйберләр өстенә менмәгез.
6. Моторлы, паруслы, ишкәкле көймәләргә, баржаларга һәм башка транспорт чараларына якын йөзмәгез.
7. Иптәшләрегезне ярдан, каланчадан, трамплиннан суга этмәгез.
8. Үзегезне нык туңуга һәм хәлсезләнүгә җиткермәгез.
9. Су буенда балаларны өлкәннәр күзәтүеннән башка калдырмагыз.
Бөҗәкләр һәм еланнар
Җәй башланганнан бирле, районда елан чагуның ике очрагы теркәлгән. Июль башында 45 яшьлек Танайка кешесе медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Болында печән чапканда, аны елан чаккан. Ир-атны хастаханәгә салырга туры килгән, хәзер аның тормышына куркыныч янамый. Икенче очракта Алабугага Кукмара районыннан кунакка килгән 19 яшьлек кыз зыян күргән. Аңа ярдәм күрсәтелгән.
Безнең районда агулы еланнарның төрләре арасында гадәти кара елан очрый. Алар куаклыкларны, зур булмаган урман кишәрлекләрен, посып ятарга мөмкин булган аланлыкларны ярата. Бу еланнар көнкүреш һәм төзелеш чүбе яисә үзагач калдыклары белән чүп-чарланган урыннарда оялый.
Елан чаккан урын шешә башлый, алты сәгать эчендә шеш 2-3 мәртәбә зураерга мөмкин, шуңа күрә жгут салырга, боз куярга, агуны суыртырга ярамый. Беренче чиратта, хәрәкәтсез калдырырга, кешегә су эчертергә һәм кичекмәстән якындагы медпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бөҗәкләр тешләсә дә, мәшәкатьләр ким түгел. Атна саен шөпшә, төклетура чагуыннан зарланып, медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Күптән түгел генә узган “Алабугада җәйге кичләр” фестивале вакытында пианист Борис Березовской табибларга мөрәҗәгать иткән иде – аның кулын божан тешләгән булган. Һәр очракка да җитди карарга кирәк, чөнки берәүләрдә шеш яки нык авырту гана булса, икенчеләрдә аллергия яисә анафилактик шок булуы бар. Шунлыктан тизрәк чара күрергә кирәк, “Тавегил” яки “Супрастин”, гистаминга каршы теләсә кайсы чара куллану яраклы. Авыртуны басу һәм шешне кайтару өчен, бөҗәк чаккан урынга боз куегыз, һәм спиртлы эчемлекләр эчмәгез – ул хәлне начарлатачак кына.
Бал корты яисә шөпшә чакканда, бөтен пычракны һәм агу калдыгын юып төшерү әһәмиятле. Аннары, агу тәнгә таралмасынга, чиста бармаклар яисә дезинфицияләндерелгән пинцет, пычак яки энә ярдәмендә ипләп кенә угын алалар. Шуны истә тотыгыз: бал кортлары гына угын калдыра, әгәр шөпшә чаккан икән, эзләп маташмагыз, ярагызны җәрәхәтләмәгез.
Укны алганнан соң, яраны зарарсызландырырга кирәк. Моның өчен спирт, йод, зеленка, водород перекисе, фурацилин эремәсе кулланыла. Чаккан урынны теләсә кайсы антисептик белән эшкәртергә яисә гадәти сабын белән юарга була.
Ярамас әйбер ашаган булсаң
Җәйге чорда ризык белән агулану да сирәк күренеш түгел. Эссе вакытта ашамлыклар тиз бозыла. Моннан тыш, кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимеш тулы. Җылылык – бактерия һәм микроблар үрчү өчен уңайлы тирәлек булып тора. Начар юылган яшелчә яисә җиләкләр йогышлы эчәк авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Юылмаган куллар да моңа сәбәпче була − табигатькә чыккач, бакчада, сәяхәттә кулларны яхшылап юып тору кирәк.
Кеше организмына эләгүгә, авыруны кузгаткычлар тиз үрчи башлый, ашкайнату эшчәнлеге бозыла, эчәклекнең лайлалы тышча күзәнәкләре ялкынсына. Нәтиҗәдә, кешенең эче китә. Авыруның башка билгеләре: күңел болгану, косу, эч авырту, тән температурасы күтәрелү, ашыйсы килмәү, гомуми хәлсезлек. Дөрес, аларның һәммәсе күзәтелмәскә дә мөмкин.
Агулану очрагында, барыннан да элек, ашказаны агудан арындырыла, моның өчен кешене костыралар. Аз гына җылытылган тозлы су эчерткәч, яисә “Регидрон” препаратыннан соң, кашык очы яки бармак белән тел тамырына басалар, кеше коскач, хәле җиңеләя. Ашказаны чистаргач, активирлашкан күмер яки сорбекс кулланырга кирәк. Тиеш булганда, клизма ясыйлар. Җитди агулану булмаганда, әлеге гамәлләрдән соң, авыру кеше үзен җиңелрәк хис итә башлый. Әгәр дә инде борчулы билгеләр бетмәсә, киресенчә, көчәйсә (эч бору, аң югалу), кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырту мөһим! Бу очракта авыруны дәвалау гастроэнтеролог яки йогышлы авырулар табибы җитәкчелегендә алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев