Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Галим смартфон камерасы аша күзәтүне ачыклау юлларын аңлатты

Күзәтүнең мондый төрен ачыклауның берничә алымы бар.

Аккумуляторның тиз утыруы смартфон камерасы аша күзәтүләре хакында искәртергә мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгы Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеевка сылтама белән хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Күзәтүнең мондый төрен ачыклауның берничә алымы бар. Әйтик, «настройки»га кереп, кушымталарның кайсысы камерага тоташуын ачыкларга була. Аны сүндереп куярга кирәк, чөнки күп очракта кушымталар камерага тоташмыйча да эшли.

Икенчедән, туктаусыз видеога төшерү дә аккумуляторның эшләү вакытын сизелерлек киметә. Моңа анализ ясау өчен смартфон хуҗасына «настройки»га керергә һәм кайсы кушымталарга зарядның күп өлеше китүен ачыкларга кирәк. Әгәр ул камера булса, бу чыннан да сезне күзәтүләре турында сөйләргә мөмкин.

Батареядан тыш, даими видеога төшерү трафик куллануга да йогынты ясый. Моны булдырмас өчен челтәргә тоташуны чикләргә яки өзәргә кирәк.

Күзәтүгә каршы көрәштә тагын бер вариант — камера өчен чехол сатып алу. 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев