Алабуга нуры

Җир участокларыннан баш тарту

Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз участокларының кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының материаль чыгымнар чыгармыйча гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл.

Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар. Нәтиҗәдә җир эшкәртелми, ташландык хәлгә килә.

Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш – җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү турында уйлап та карамыйлар. Шуңа да мондый эшкәртелмичә ятучы җир участоклары хуҗаларын җир файдаланмаган очракта административ җаваплылык каралганын искәртәсе килә.

Россия Федерациясенең җир кодексының 42нче статьясе җир пае хуҗаларыннан авыл хуҗалыгы җирләрендә җирнең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын таләп итә. Шуңа күрә, әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса, бу участоктан баш тарту отышлырак. Бүгенге көндә бу процедура җиңеләйтелгән. Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тарту турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестр) тапшыру да җитә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: