Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Кайсын сайларга: ташламамы, акчамы

2024 елда бушлай дарулата ярдәм алуга иҗтимагый хезмәтләрне кайтару өчен гаризаны шушы елда октябрьнең 1еннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

Социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дарулар алу дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Үзең өчен кирәклесен сайлау мөһим.

Үзен яхшы хис иткәндә һәм хроник авырулар кискенләшмәгәндә, кеше ташламаларны акчалата ярдәмгә алыштыра. Хәл начарланып, озак дәваланырга туры килсә, даруларны күп аласы була һәм акчалата ярдәмнең җитмәве ачыклана. Гаилә бюджеты күтәрә алмаска мөмкин.

Моңа кадәр акчалата ярдәмне сайлаган булсагыз, хәзер социаль хезмәтләрне кире кайтарырга теләсәгез, Пенсия һәм иҗтимагый иминият фондына тиешле гариза бирергә кирәк.

2024 елда бушлай дарулата ярдәм алуга иҗтимагый хезмәтләрне кайтару өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгы гаризаны шушы елда октябрьнең 1еннән дә соңга калмыйча бирергә киңәш итә.

Билгеләнгән шушы көн үткәннән соң ел буена, әлеге социаль хезмәтләр җыелмасын кайтару мөмкин булмаячак, чөнки бу Россия Федерациясе законнарында каралмаган.

Шуны истә тотыгыз: туганнарыгызның, якыннарыгызның сәламәтлеге һәм җан тынычлыгы сезнең карарга бәйләнгән, шуңа да башта табиб белән киңәшегез.

Хәзерге вакытта бушлай дарулар алучы гражданнарга Пенсия һәм социаль иминият фондына гариза бирергә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев