Алабуга нуры

Карбыз-кавын сайлыйбыз

Бакча җимешләрен алганда, иң тәмлесен һәм иң баллысын гына түгел, иң яхшысын да ала белергә кирәк. Бу уңайдан, газета укучыларыбызга берничә киңәш бирергә булдык.

Карбыз һәм кавыннарны һәр почмакта очратырга мөмкин, тик кайда алсагыз куркынычсызрак булуы турында алдан ук уйлау кирәк. Белгечләр юл кырыйларында сатыла торганнарыннан сакланырга кирәклеген кисәтә. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, юлга 50 метрдан да якын урнашкан теләсә кайсы сәүдә тыела. Эш шунда, андый товарларның рөхсәт язулары булмый, һәм начар сыйфатлыга юлыгуыңны көт тә тор. Иң элек сатучыдан әлеге товарга документлар сорарга кирәк. Кибеттән алмаганда, шунысына игътибар итегез: сәүдә урыны киртәләнгәнме, түбәсе бармы, товар җирдә ятмыймы. Карбыз кабыгының бәләкәй генә ярылган урыны булса да, аның эченә пычрак һәм төрле микроорганизмнар эләгеп, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Супермаркетларда карбыз ел әйләнәсе сатыла, ә менә кавыннар җәен генә күренә бездә. Күпләр аны алырга ашыкмый, һәм дөрес эшлиләр дә. Иртә өлгерә торган сортлар июльдә генә җитешә, соң өлгерә торганнары – сентябрьдә. Шул рәвешле, юл арасын да исәпләсәк, өлгергән карбыз һәм кавыннар безгә августта гына килеп җитә. Аннан элек сатыла торганнары ашлама тутырылган яисә өлгереп җитмәгән, дигән сүз, димәк, тәме дә тиешенчә булмый.

 

Киеменә карап

Өлгергән карбызның билгеләре: җимеш сабы юкарган була; каты кабык ялтырый башлый; түтәлдә яткан урыны саргылт тап булып тора.

Кавыннарның кабыгы шома да, кытыршы да булырга мөмкин. Кабыгының төрле булуы аның сыйфатына бәйле. “Койрыгы”ннан каршы ягына басып караганда, басымга бирелсә, җитлеккән була. Өлгергән кавынның кабыгы да хуш исле. Кавын кабыгына шакып карасаң, карбызныкыннан аермалы буларак, тонык тавыш ишетеләчәк. Кавын сайлаганда шунысын карагыз,  янчелгән  яки йомшарган урыннары булмасын.

 

Файдалы үзлекләре

Карбыз һәм кавынның файдасы шактый, чөнки аларда  витаминнар һәм  микроэлементлар күп.

Кавын атеросклероз һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүдә булыша, анда “C” витамины һәм “P” төркеменә караган витаминнар, шулай ук тимер, кальций, магний һәм калий тупланган. Ул кандагы холестерин дәрәҗәсен дә киметә.

Карбыз тимергә бай, атеросклероз һәм  артриттан интегүчеләр өчен дә файдалы.

Карбыз яратучыларның күпчелеге алардан соң баш авыртуына зарлана. Сәбәп нидә соң? Алабуга терапевтларының берсе аңлатуынча, моның берничә сәбәбе бар.

“Бөер басымы”ның күтәрелүе

Артерияләрдәге кан басымын үлчәгәндә, тонометр ике күрсәткеч чыгара: зурысы йөрәк кыскаруларын билгели, кечерәге – “бөернеке”. Организмга су күбрәк кергәндә, бөерләргә гадәттәгедән җәһәтрәк эшләргә туры килә. Бөерләрнең артык эшчәнлеге аркасында баш авыртмасынга, организм ала торган су күләмен исәптә тоту кирәк.

Нитратлар белән агулану

Хәзер авыл хуҗалыгы культураларын җитештерүдә кулланылган ашламаларның барысы да зарарсыз дип әйтеп булмый. Карбызларга килгәндә, нитратлардан сакланырга кирәк. Алар белән агуланганда, дәвалауны медицина хезмәткәре үткәрә. Күп очракта ашказанын юдыру яисә  абсорбентлар куллану, күп күләмдә су эчү булыша.

Аллергия

Нинди дә булса ризыкны кабул итә алмаганда, тәндәге тимгелләр, көчле томау, тән кычыту һәм башка шундый билгеләрдән тыш, кайберәүләрдә баш авыртуы күзәтелә. Борын куышлыгы лайласы бераз шешеп, баш миендә газлар алмашы бозыла, орган тукымаларына кислорорд җитми башлый.  

Белгечләр киңәше

Сергей Вдовин, Алабуга, Әгерҗе, Менделеев районнарында ТР буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы:

Безнең якларда карбызлар алай тиз өлгерми. Хәзер җиләк чоры, әмма берничек тә карбыз-кавынныкы түгел. Әгәр дә инде вакытыннан алда сатып аласыгыз килә икән, сатучыдан рөхсәт кәгазләрен сорагыз, зарарлы нитратлары булмавына ышанычыгыз булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: