Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Картаюны тизләтә торган продуктлар билгеле

Аларны без еш кулланабыз.

Яшьлекне озайтырга теләүчеләргә организмның картаюын тизләтә торган кайбер продуктлардан баш тартырга кирәк, дип белдерде нутрициолог Ната Гончар. Белгеч әйтүенчә, беренче чиратта, шикәр салынган продуктлардан баш тартырга кирәк, чөнки ул картаю процессларын күзәнәкләр дәрәҗәсендә активлаштыра, шулар аркасында тире тиз картая һәм җыерчыклар белән каплана, дип яза белгеч. 

Шулай ук маргариннан, кондитер эшләнмәләреннән, фастфудтан, кыздырылган ризыклардан баш тартырга кирәк. Аларда тирегә кан килүне зәгыйфьләндерә торган трансмайлар бар. Бу, үз чиартында, вакытыннан алда картаюга һәм җыерчыклар барлыкка килүгә китерә.

Алкогольне еш куллану да картаюны тизләтә. Моннан тыш, алкоголь баш миенең картаюын да тизләтә.

Моңа кадәр без яман шеш белән көрәшүче җимеш турында язган идек.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев