Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

«Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә?

Сорауга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге җавап бирә.

Шулай итеп, «Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә?

— Закон нигезендә, «хезмәт ветераны» исеменә СССР яки Россия Федерациясе медальләре яисә орденнары, Россия Президентыннан грамота, Рәхмәт хаты алучылар, озак еллар эшләгән өчен ведомство бүләкләре алучылар дәгъва кыла ала. 

Әлеге исемне алыр өчен тагын бер шарт: хатын-кызларның ким дигәндә — 20, ир-атларның 25 ел эш стажы булу. Барлык кирәкле документларны җыеп, кеше теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. 

Хезмәт ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен — 50 процент ташлама каралган, телефон өчен түләгәндә субсидия, юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, протез куйдыру, чукраклыкны дәвалау бушлай. 

Дөрес, 2016 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән үзгәрешләр буенча, әлеге ташламалардан уртача айлык керем 20 мең сумнан ким булган очракта гына файдаланып була.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев