Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Киләсе елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы 8 процентка артачак

2023-2025 елларга исәпләнгән федераль бюджетта шундый саннар китерелгән.

2023 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 8 процентка артачак. 2023-2025 елларга исәпләнгән федераль бюджетта шундый саннар китерелгән. Бу хакта «Российская газета» финанс министры Антон Силуановка сылтама белән хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Пенсиягә килгәндә, финанс министры сүзләренчә, киләсе елда ул 1 мең сумга артачак.

Хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләүләргә килгәндә исә, Силуанов аларның кабул ителгән карар кысаларында билгеләнүен искәртте. Шул ук вакытта, ул хәрбиләр һәм хокук саклау органнарны хезмәткәрләренә акчалата түләүләрнең инфляциянең үсеш динамикасы нигезендә бераз югарырак темпларда артуын әйтте.

Финанс министры шулай ук барлык ассигнованиеләрнең дә бюджетта күрсәтелүен һәм аларның үтәләчәген искәртте.

РФ Президенты Владимир Путинның 30 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә үткәрәчәге турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты әгъзалары белән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, шулай ук кайбер агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев