Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Котыру авыруыннан сакланыгыз

Киләсе атнада Алабугада күчмә ветеринар пунктлар эшен башлый, аларны “Ветеринар хезмәт” дигән язудан танырга була. Клиника хезмәткәрләре барлык йорт хайваннарын котырудан бушлай вакциналаячак.

Алабуга районында котыру авыруының ике ел инде теркәлгәне юк, соңгы очрак 2017 елда күзәтелде. Ул вакытта әлеге авыруны Мурзиха авылындагы эт йоктырган иде.

Исегезгә төшерәбез, котыру – үзәк нерв системасын зарарлый торган йогышлы авыру, ул үлемгә китерә. Авыру хайван яисә җәнлек тешләгәндә яисә тән тиресенә күренеп торган лайлалы тышчага аның селәгәе эләккәндә йога. Соңгысында вирус кеше организмына тырналган урын аша үтеп керә. Барыннан да бигрәк йөзне, кул чукларын тешләсәләр, куркыныч.

Кешедә авыруның яшерен чоры гадәттә 10 көннән 2 айга кадәр дәвам итә. Бу тешләнгән урынга бәйлебашка якынрак булган саен, яшерен чор кыскарак. Авыруның беренче билгеләре кычытудан башлана, тешләнгән урын һәм аңа якынрак нерв юллары авырта. Бер-өч көннән авыру көчәя, гидрофобия (судан курку) күзәтелә: су эчәргә маташканда яисә аз гына су тавышы ишетелгәндә дә, йоткылык һәм тамак мускулы авыртып кысыла; һава өргәндә дә шул ук күренеш күзәтелә (аэрофобия), тавыштан курку (акустикофобия), кискен яктылыктан курку (фотофобия) башлана. Алга таба ярсу билгеләре арта. Үлем сулыш мускуллары яисә кан тамырлары хәрәкәте үзәге параличланудан килеп чыга.

Алабуга район дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр итүенчә, безнең республика котыру авыруының табигый учагы булып тора. Вирусның төп чыганагы – кыргый җанварлар, беренче чиратта, төлкеләр, бүреләр, шулай ук эт һәм мәчеләр дә. Ерткычларның торак пунктларга үтеп керүе авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарының котыру белән зарарлануына китерә. Ау вакытында, яки хосусый йорт ишегалларына авыру җанвар кергән вакытта да зарарланырга мөмкин.

Хайваннарда авыру ике төрле булакотырынган яки тыныч (паралитик). Котырулы төре булганда, эт теләсә кемгә ташлана, юлны күрми, тавышы беткәнче өрә, тирә-юньдәге әйберләрне кимерә. Тыныч төре чагында эт өйдән качып китәргә, хуҗасына сырпаланырга һәм очраклы гына кебек, тешләргә мөмкин. Чирне йоктырган эт караңгы почмакка поса, аның күзләре кылыйлана, арт аяклары йөрми башлый һәм ул хуҗасы чакырганга җавап бирми.

Мәчеләрнең котыруы бик куркыныч – алар кешенең башына сикерергә, кешеләрне һәм хайваннарны кимерергә, тешләргә, тырнарга мөмкин.

Котыру белән авырган төлке курку хисен югалта, торак пунктларга барып, корылмалар саен йөри, терлекләрне тешли, этләр белән уйный, аларга ташлануы да бар. Беркемгә игътибар бирми, юлга чыга. Якын килә башласаң, кешегә ташлана.

Котырган бүреләр аеруча куркыныч, алар бернигә карамастан, корбанының башына, муенына тирән яралар сала.

Котырган сыерлар азык белән тончыкканга охшап кала. Авыру ачык төрдә булса, терлекләр акыра, иснәнә, азыктан баш тарта, стеналарга, хайваннарга, кешеләргә ташлана. Кәҗә һәм сарыклар котырса да, шулай була. Авыру хайваннарның барысының да диярлек селәгәе ага, шулай да судан курыкмыйлар.

Котыру авыруын кисәтү йорт һәм хезмәт этләрен тәртиптә тотуга нигезләнгән. Шулай ук хайваннар тешләгән кешеләрне вакциналау. Хайваннарны ветеринар станцияләрдә теркиләр һәм ел саен котыруга каршы прививка ясыйлар.

Этләрне урамда кыска бауда йөртергә кирәк. Эре токымлыларга яисә көрәш этләренә авызлык кидерәләр. Аларның йортсыз хайваннар белән аралашуына юл куймаска кирәк. Кешене тешләгән этләр карантин уза.

Котыру авыруын булдырмас өчен, вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мөһим. Тешләнгән урынны шунда ук нык күбекләндерелгән  сабын белән юарга, антисептик белән эшкәртергә һәм хирург янына яисә травматология пунктына барырга кирәк.

Йогышлы авыруларны кисәтү мәсьәләләре буенча мәгълүматны шәһәрнең Азин урамындагы 155 йортта урнашкан Алабуга районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә 7-03-37 телефоны аша шалтыратып алырга була.

Мобиль ветеринар пунктның эш тәртибе

Дүшәмбе (16.09.19) – 9-11 сәгатьләрдә Шишкин урамында (кибет каршында), 13-15 сәгатьләрдә “Могҗизалар кыры” микрорайонында (мәчет белән янәшә);

сишәмбе (17.09.19) − 13-15 сәгатьләрдә 4нче микрорайонда (Мираж);

чәршәмбе (18.09.19) – 13-15 сәгатьләрдә Габдулла Тукай урамында (боҗра);

пәнҗешәмбе (19.09.19) – 13-15 сәгатьләрдә 6нчы микрорайонда (Җәмигъ мәчете янында);

җомга (20.09.19) 13-15 сәгатьләрдә Хәтер мәйданы янында.

Көн саен 8-16 сәгатьләрдә ветеринар клиника кабул итә.

Тулырак мәгълүмат өчен  телефоннар: 7-89-53, 7-03-37

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев