Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Күрсәтмә үтәлмәгәндә, ни көтәргә?

Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир кануннары бозылган очракларга караган сораулар буенча “кайнар элемтә” үткәргән. Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлегенә дүрт сәгать дәвамында 30 мөрәҗәгать булган, аларга тиешле дәрәҗәдә җавап бирелгән.

Әлеге тема буенча еш яңгырый торган соруларга җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

–  Минем бакчадагы җир кишәрлегендә җир законнарын бозу ачыкланды. Кимчелекләрне вакытында төзәтергә җитешә алмыйм. Күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен, ни көтәргә мөмкин?

  РФ АХ Кодексы буенча күрсәтмәне үтәмәгән гражданнарга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф салына. Күрсәтмә 12 ай эчендә кабат үтәлмәгәндә, гражданнарга салынган штраф күләме 30 меңнән 50 меңгә җитә.

  • Җир законнарын бозуны бетерү турында күрсәтмәдә нинди вакыт билгеләнә? Аны озынайтып буламы?

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Административ регламентындагы 106 пункт белән бәйле рәвештә, җир законннарын бозуны бетерү вакыты күрсәтмәдә вазифаи зат тарафыннан, ачыкланган хокук бозуны, административ хокук бозу турында карарның үз көченә керү вакытын һәм җир законын бозуны бетерү өчен кирәк булган вакытны исәпләп, әмма 6 айдан да арттырмыйча билгеләнә.

Күрсәтмәдә билгеләнгән вакыт түбәндәге очракларда озайтылырга  мөмкин:

- җир законнарын бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелгән затның гаризасы нигезендә,

- ачыкланган кимчелекләрне законда каралган тәртиптә төзәтү өчен вакытны озайту кирәклеге документлар белән расланган очракта, Росреестрның вәкаләтле ваифаи зат карары буенча.

  • Күршеләрнең кишәрлегендә миномонтаж урнашкан. Ә безнең барыбызның да кишәрлеге аерым торак төзү өчен тәгаенләнгән. Җир кишәрлеген тиешенчә файдаланмаганда, нәрсә яный?

Җир кишәрлеген максатсыз файдалану яисә тиешле максатларда файдаланмау ачыкланса, РФ АХ Кодексының 8.8. маддәсе нигезендә штраф салына:  
1. Җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнгән булса:
- гражданнарга җир кишәрлеге кадастр бәясенең 0,5тән 1 процентка кадәр күләмендә, ләкин 10 мең сумнан да ким түгел;
- вазифаи затларга җир кишәрлеге кадастр бәясенең 1дән 1,5 проценка кадәр күләмендә, ләкин 20 мең сумнан да ким түгел;
- юридик затларга җир кишәрлеге кадастр бәясенең 1,5тән 2 процентка кадәр күләмендә, ләкин100 мең сумнан да ким түгел.
2. Әгәр кадастр бәясе билгеләнмәгән булса:
- гражданнарга10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр күләмдә;
- вазифаи затларга - 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр күләмдә;
- юридик затларга – 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр күләмдә.
– Казан астындагы җир кишәрлегебездә берничә ел булмадык. Быел килгәч, җиребезнең сизелерлек тараюын күрдек. Яртысын диярлек күрше биләп алган, үзенекен киңәйткән. Безгә нишләргә?

– Бу очракта сезгә ТР буенча Росреестр идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада җир кишәрлегенең адресын, күршегезнең исем-фамилиясен, булган очракта кадастр номерын күрсәтегез, картография материалларын (топосъемка), хокукны раслый торган документларны беркетергә мөмкин. Гаризалар: РТ, Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 йорт, адресы буенча кабул ителә.

Гариза нигезендә тикшерү чаралары үткәреләчәк. Хокук бозылган очракта, җирдән намуссыз файдаланучы административ җаваплылыкка тартылачак һәм аңа җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә биреләчәк.

 

Белешмә: Идарәнең территориаль бүлекләрендәге дәүләт җир инспекторларына да мөрәҗәгать итҗ аласыз. Адрес һәм телефоннарны Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында (“Структура” бүлеге) табарга мөмкин.

 

2018 ел Росреестр өчен юбилейлы: күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве системасы булдыруга – 20, һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картографиянең федераль хезмәте (Росреестр) оешуга 10 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев