Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Укыганны көтәләр

Шәһәр үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турында әдәбият бүлегендә яңа китаплар арасында җаның теләгәнен сайлап укырга була.

Татар китап нәшриятында быел басылып чыккан “Илбашы” әдәби-документаль әсәрендә Рабит Батулла Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тормышын бәян итә.

Тарихи шәхесләребезгә багышланган романнар, кино һәм сәхнә өчен әсәрләр иҗат иткән тәҗрибәле язучы, Илбашының замандашы үзе дә шушы чор вакыйгаларында кайнаган кеше.

Бербөтен итеп кабул ителә торган хикәяләрнең тагын бер үзенчәлеге шунда, ул милли татар йолалары, гаилә тәрбиясе белән кызыксынучылар өчен дә әһәмиятле.

     “Шәхесләребез” сериясендә дөнья күргән “Тәүфикъ Әйди” дип аталган әдәби-публицистик һәм библиографик җыентыктан Тәүфикъ Әйдинең тормыш юлына һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, язмалар, аның турында истәлекләрне укып белергә мөмкин.

Үткән гасырның алтмышынчы елларында әдәбияткә килеп, үзенчәлекле әсәрләре белән халык күңелен яулап алган әдип юлъязма-сәяхәтнамә жанрын да җанландырып җибәрде. Яшь чагында ул Алабуга китапханә техникумында укыган. Кайда гына эшләмәсен, Тәүфик Әйди (Әйделдинев) татар халкының милли аңын уятырга тели, татар мәдәнияте турында дөрес фикер булдыруны кайгырта. Аның әсәрләре башкорт, белорус, гагауз, казах, латыш, молдаван, монгол, нугай, рус, төрек, уйгыр, чуваш, эстон, үзбәк телләренә тәрҗемә ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев