Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Һәммәбез җаваплы

Салкыннар башлануга, торак йортларда да, җитештерү урыннарында да янгын куркынычы арта.

Суык вакытта көнкүрештә һәм эш урыннарында без төрле җылыткыч җайланмалардан файдаланабыз: мичләр, электр җылыткычлары һәм газ җиһазлары һ. б. Янгыннар  яисә шуңа бәйле башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга оешма җитәкчеләренең үз вакытында салкын чорга әзерлек чараларын күрмәве яисә аларны тиешенчә башкармавы сәбәп булырга мөмкин.

Бөтен яктырткыч һәм көч үткәргечләренең кулланыла торган егәрлеккә исәпләнгән, дөрес саклагычлы һәм җир чыбыгына тоташтырылган һәм төзек хәлдә икәнлеген тикшереп тору мөһим. Электр лампалары пыяла плафоннар эченә урнаштырылганда, аларның янып китү куркынычы кими. Бүленеш тартмалары капкачлы булырга тиеш.

– Имин һәм тәртипле хезмәт урынын тәэмин итү өчен, һәр сәнәгать оешмасында шартлауларны кисәтү, янгын белән көрәш чараларын булдыру  кирәк. Бу чараларның барлык предприятие өчен дә бер төрле булуы мәҗбүри түгел, ләкин алар бер максатка – эштә кешеләрнең җәрәхәтләнүен булдырмау һәм җиһазларга зыян китермәүгә хезмәт итә, – дип саный янгыннарга каршы 26нчы бүлек башлыгы урынбасары Радик Мифтахов. Янгын куркынычы көчәйгән чорга әзерлек эше җитештерү урыннарында куркынычсызлык  кагыйдәләрен төгәл үтәүдән, янгын сүндерүнең беренчел чараларын һәм янгынга каршы кирәк-яракларны булдырудан, янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларын тикшерүдән, корылма чикләрендәге урынны коры үләннән, янучан чүптән чистартудан гыйбарәт.

Кыскасы, эш урынында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә гади хезмәткәрдән башлап, оешма җитәкчесенә кадәр, һәммәсе дә җаваплы.

Зөлфия ПРИМАКОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X