Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фонды берләште

Гыйнварның 1еннән Россиянең Социаль фонды (алга таба — РСФ) дип аталган бердәм структура барлыкка килде.

Бу яңалык турында тулырак без Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенең клиентлар белән хезмәт җитәкчесе Елена Глинская белән сөйләштек.

− Елена Евгеньевна, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондының берләшүе нәрсә белән бәйле?

− Фондларны берләштерү иминият кертемнәрен исәпләү, хисап санын киметү өчен бердәм база булдырырга мөмкинлек бирәчәк, иҗтимагый ярдәм чаралары алуны гадиләштерәчәк — барлык федераль түләүләрне «бер тәрәзә» тәртибендә алып булачак.

− Халык белән эшләүдә бу ничек чагылыр?
− Берләшү ике фондта булган барлык түләүләрне, хезмәтләрне һәм йөкләмәләрне башкаруны күздә тота. Бу барлык хезмәтләр яисә белешмәләр халык элеккечә алып барачак дигән сүз.

− Алабугалыларга кая мөрәҗәгать итәргә? 
− Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар Стахеевлар урамы, 10 яисә Тойма урамы, 1 адреслары буенча урнашкан офисларның берсенә мөрәҗәгать итә ала. Яңа фонд эше турында Бердәм контакт үзәгенең 8-800-6-000-000 номерына бушлай шалтыратып белергә мөмкин.

− Россия социаль фондын булдыру белән нинди яңалыклар керде?
− 2023 елның 1 гыйнварыннан, яңадан кабул ителгән Федераль закон нигезендә, бала туу һәм бала тәрбияләү белән бәйле айлык пособие кертелә. Бу Бердәм пособие, ул төрле социаль ярдәм чараларын берләштерә, тиешле документлар җыелмасын тапшыруны стандартлаштыра һәм гадиләштерә. Бу карар кешеләргә бер гариза белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, Бердәм пособиегә: йөкле вакытта медицина оешмасына иртәрәк исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие; мәҗбүри социаль иминиятләштерү каралмаган гражданнарга вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына бала карау буенча һәм ана булу белән бәйле пособие; беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле балага 3 яшь тулганчыга кадәр бирелә торган пособие; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балага айлык акчалата түләү; 8 яшьтән 17 яшькәчә балага айлык акчалата түләү керә. 

Бердәм пособие гаиләгә җан башына кереме торган төбәктә билгеләнгән бер яшәү минимумыннан да ким булганда бирелә. 2022 елда Татарстан Республикасында ул эшкә сәләтле кешеләр өчен 12896 сум тәшкил итә. Түләү гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләгәннән соң билгеләнә. Гаиләнең барлык күчемле һәм күчемсез милеге, банк хисаплары да исәпкә алына. Түләү күләме төбәк яшәү минимумының 50, 70 яисә 100 процентына тигез. Гариза бер елга тапшырыла.

Моннан тыш, социаль фонд февральдә медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр бирелә башлаячак, моңа кадәр сәламәтлекне саклау оешмасы мондый ярдәмне алырга хокукы булган белгечләр исемлеген төзергә тиеш. Хөкүмәт карары белән кертелгән яңа түләү, 2023 елның гыйнварыннан, үзәк район, район һәм участок хастаханәләрендәге сәламәтлекне саклауның беренчел звенодагы медицина хезмәткәрләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекләрендә эшләүчеләргә каралган. Түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә — ул медицина хезмәткәренең хезмәт категориясе һәм медицина оешмасының төренә карый. 

Түләүләрнең операторы итеп Россия социаль фонды билгеләнгән. Һәр айда район хастаханәләре ярдәмгә хокукы булганнарның исемлеген булдыра һәм белешмәне Социаль фондка тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев