Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Президент сайлауларында тавыш биргән алабугалылар ташламалы купоннар һәм беләзекләр алачак

РФ Президентын сайлаулар 15-17 мартта узачак.

Россия Президентын сайлауда үз тавышларын биргән Татарстан сайлаучыларына «Гаилә белән сайлауларга» дип язылган беләзекләр биреләчәк. Аның ярдәмендә Казанда 15-17 март көннәрендә җәмәгать транспортыннан бушлай файдаланырга, шулай ук 17 мартта Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кармен» һәм Ваня Дмитриенко чыгыш ясаячак концертка барырга мөмкин булачак.

Беләзекләр Казанда гына түгел, Татарстанның төрле районнарында да барлык сайлау участокларында биреләчәк. Шулай итеп, алабугалылар Казандагы концертта да катнаша ала. Шулай ук беләзекләр ярдәмендә өч автомобиль уйнатуда катнашырга мөмкин. Тавыш бирүдән соң бөтен гаилә атрибутлары белән фотога төшәргә һәм фотоны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #всейсемьянавыборы #ТатарстанАлга дигән ике хештег белән бастырып чыгарырга кирәк.

Шулай ук тавыш биргән алабугалылар тренажер залына, автомойкага, мунча комплексына, медицина клиникасы хезмәтләренә, балалар уен үзәгенә ташламалар өчен флайерлар алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев