Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Рамазан фазыйләтләре

Сөекле пәйгәмбәребез Мөхәммәт (Сәлләл-Лаһү гәләйһи уә сәлләм) әйтте: Рамазанның беренче ун көне – ул рәхмәтләр иңү, икенче ун көн – Аллаһынын ярлыкавына ирешү һәм соңгы ун көне – җәһәннәмнән котылу көннәре исәбенә керәләр.

Әле күптән түгел генә айларның солтаны Рамазан аена кергән идек, инде ул үтеп бара, шулай да калган көннәре ураза тотарга, шуның белән Аллаһка якынаеп, Аның нигъмәт, рәхмәт һәм мәрхәмәт диңгезенә чумып өлгермәүчеләр өчен яхшы форсат.

Әйе, пәйгамбәребезнең әле генә китерелгән хәдисе Рамазанның фазыйләтләреннән берсе булып тора.

Ләкин сорау: Шул гынамы Рамазан аеның фазыйләтләре? Бар микән тагын, Адәм баласын уразага этәрә, дәртләндерә торган нигъмәтле сыйфатлар?

Җавап: Әлбәттә, әлбәттә, бар! Һәм бүген без иксез-чиксез Рамазан һәм Ураза фазыйләтләре белән танышырга телибез.

1. Рамазан – савапларның арттырылуына сәбәп.

Сәхәбәи Сәлмәннән китерелә: Без Аллаһының илчесе белән утырганда, ул әйтте: Рамазан ае якынлаша,  чынлыкта бу бөек һәм мәртәбәле ай. Чынлыкта Бу айда бер төн бар, ул төндә кылынган гыйбадәт  –  1000 айлык гыйбәдәткә тиң. Ул айда нәфел (ирекле) кылган игелекләр өчен башка айларның фарыз (тиешле) гыйбадәтләрнең савабы языла, һәр Фарыз (тиешле) гамәлнең савабы 70 хәтле арттырыла. Рамазан – ул сабырлык ае, сабырлыкның нәтиҗәсе – җәннәт.

2. Рамазан  – бәрәкәтне арттыра.

Сәлмәннән шулай ук китерелә: Аллаһының илчесе әйтте: Рамазан ул кызгыну ае. Бу айда мөэминнәрнең мал бәрәкәте арттырыла. Ураза тотучыны бер йотым су белән авыз ачтырган кешене Аллаһ кыямәттә  җәннәт елгасыннан эчертер һәм ул зат җәннәткә кергәнче сусамас.

3. Рамазан – Аллаһының саклау астында булу.

Әбу Хурәйрадан китерелгәнчә, Аллаһының илчесе әйтте: Рамазан аеның килүе белән җәһәннәм ишекләре, бөтенесе ябыла, җәннәт капкалары ачыла һәм шайтаннар богаулана.

4. Рамазан – җәһәннәмнән ерагаю.

Сәгыйд әл-Худри исемле сәхәбәдән китерелә, Аллаһының илчесе әйтте: Рамазан аенда һәр ураза тотылган көн өчен, Аллаһ җәһәннәмнән 70 елга ерагайта. Дүртенчедән, Рамазан  – гөнаһлардан пакъләнү һәм җәһәннәмнән котылу.

Әбу Хурәйрадан китерелә: Кем Рамазанда иман һәм өмет белән ураза тотып үткәрсә, аның элекеге гөнаһлары ярлыкана.

Сәлмән әл-Фәрисидән китерелә: Кем ураза тотучыны бер йотым су, сөт яки бер хөрмә белән авыз ачтырса, Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар һәм җәһәннәмнән имин кылыр.

5. Рамазан – тәкъвалыкка, җәннәткә илтүче юл.

Бөек Аллаһ субханаһу уә тәгалә Көръәни Кәримдә, Сыер сүрәсенең 183 аятендә әйтте: “Йә иман әһелләре! Сезгә кадәр яшәүче кавемнәргә кебек сезгә дә Рамазан аенда ураза тоту фарыз кылынды (йөкләнелде) бәлки шул сәбәпле тәкъвалыкка ирешерсез”.

Ибн Габбәстән китерелгәнчә, Аллаһының илчесе әйтте: Тәкъвалык, Аллаһыдан курку һәм урталыкта булу – җәннәткә илтәләр.

Әбу Сәгыйд әл-Худридән китерелә, Аллаһының илчесе әйтте: Рамазанның һәр төн һәм һәр көнендә Аллаһы сөбхәнәһу уә тәгалә берәр, җәһәннәмдә газапланырга дучар итүче кешене газаплардан азат итә, хәтта Рамазан беткәнче. Һәм бу айда, һәр мөселманның догалары шик-пәрдәсез кабул ителә.

Һәм ахырда:

Әбу Хурәйрадан китерелгәнчә, пәйгамбәребез әйтте: Минем өммәтемә Рамазанга кагылышлы биш нәрсә бүләк ителде:

- Ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһы каршында кадерле булып тора;

- Хәтта су астындагы балыклар, ураза тотучы өчен, кояш баеганчы истигъфар сорыйлар;

- Көн саен, Рамазан беткәнче, Аллаһ җәннәтне матурайта һәм әйтә: Тиздән минем колларым дөнья мәшәкатьләреннән котылып сиңа керерләр;

- Шайтаннар богауланалар;

- Ураза беткәч, Адәм затларына Аллаһыдан түләү хакы бирелә һәм ул хакның исеме – элекеге гөнаһларны ярлыкау – дип атала.

Бу санап киткән Рамазан фазыйләтләре, әлбәттә, чиксез диңгезнең бер тамчысы гына бит, Рамазан, Аллаһ һәм кеше арасында булган, рухи  мәнәсәбәтне генә күз алдында тотмый, әле Рамазан, җәмгыятькә файда китерү, кешеләргә физик һәм әхлакый-тәрбия ягыннан санап бетермәслек файдаларны үз эченә туплый.

Безгә Бөек Аллаһы сөбхәнәһу уә тәгалә Рамазаннның әһәмиятен аңлап, Ураза әхелләреннән булып, Рамазан аен тиешенчә уздырып һәм дә тиешенче озатырга насыйп әйләсен.

Бит, Кәгб бин Хүҗрә исемле сәхабәдән китерелгәнчә: Без Аллаһының илчесе белән бергә булганда, ул безгә мимбардан вәгазъ сөйли иде, соңыннан бераз туктап: “Амин” –диде, соңыннан ул хәл өч тапкыр кабатланды. Мимбардан төшкәч, без сорадык: Йә Аллаһының илчесе, нишләп син өч тапкыр Амин сүзен кабатладың, дигәч, Аллаһының илчесе: Миңа Җәбраил фәрештә килде һәм әйтте: Хәсрәттә шул кеше, кем Рамазанны үткәреп тә Аллаһының рәхмәтенә ирешмәде. Мин: “Амин”, – дидем.

Соңыннан Җәбраил: Хәсрәттә шул, кем синең исемеңне ишетеп тә сине сәламләмәүче. Мин: “Амин”, – дидем.

Өченче тапкыр, Җәбраил фәрештә: Хәсрәттә шул, кемнең әти-әниләре картлыкка җиттеләр һәм ул, аларга ихтирам күрсәтмәү сәбәпле, бәхиллекләрен яулап алмады. Мин: “Амин”, – дидем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X