Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәза кырысланды
Үзгәрешләргә Алабуга шәһәр прокуратурасы аңлатма бирде.
Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәза кырысланды. 2021 елның 30 декабреннән кабул ителгән Федераль закон (№ 458-ФЗ) белән Җинаятьләр Кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Алабуга шәһәр прокурорының ярдәмчесе Семен Гришин аңлатуынча, быел 10 гыйнвардан Җинаятьләр Кодексына 264.2 маддә кертелгән, анда административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарәдән мәхрүм ителгән затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы өчен җаваплылык каралган.
Әлеге маддәнең 1 өлеше буенча җинаять җаваплылыгы түбәндәге очракта билгеләнә:
— тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырганда яисә каршы як юлга чыкканда;
— аңа кадәр дә алда санап үтелгән тәртип бозулар күзәтелгәне булганда, һәм моның өчен автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү булганда.
Бу маддәдә каралган иң кырыс җәза — 3 елга кадәр билгеле бер вазифалар башкару яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрхүм итү белән бергә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү.
Кабат шундый гамәл кылучыга карата әлеге маддәнең 3 өлешендә каралганча, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. Шунысын да әйтергә кирәк, яңа маддә автомат фото һәм видео-фиксация техник чаралары теркәгән административ хокук бозуларга кагылмый.
Шул рәвешле, югарыда телгә алынган искәрмәдән шундый нәтиҗә чыгарып була: хокук бозу очрагын Россия ЭЭМ бүлеге ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан турыдан-туры теркәлгән чакта гына җинаять җаваплылыгы урынлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев