Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Россиялеләр диспансер тикшеренүен ешрак уза башлады

Табиблар искәртеп узганча, агымдагы елның язында үз көченә кергән яңа закон буенча, 40 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр хәзер елына бер тапкыр диспансер тикшерүен үтә ала. Элек алар өч елга бер чакырыла иде.

39 яшькә кадәрге гражданнар өчен глобаль медицина тикшерүе элеккечә өч елга бер тапкыр узачак. Диспансерлаштыру сәламәтлек торышын бәяләү максатларында үткәрелә торган профилактик медицина тикшерүе һәм өстәмә тикшерү ысулларын (сәламәтлек һәм диспансер күзәтүе төркемен билгеләүне дә кертеп), шул исәптән, яман шешләргә онкоскринингны да керткән чаралар комплексын үз эченә ала. Максаты – авыруларны башлангыч чорында ачыклау, авыру барлыкка килү куркынычын, аларның үсешен билгеләү, наркотик һәм психотроп матдәләрне медицинага кагылышсыз максатта куллануны булдырмау һәм сәламәтлек төркеме буенча пациентларга киңәш бирү.

Диспансер тикшеренүен узу өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юллама мәҗбүри медицина иминиятләштерү (ОМС) полисы һәм СНИЛС паспорты булган очракта рәсмиләштерелә. Тикшеренүләрнең күләме һәм аларга әзерлекнең үзенчәлекләре җенескә, яшькә бәйле һәм индивидуаль рәвештә аныклана, ди медицина профилактикасы кабинеты башлыгы Гөлфара Фәрдиева. Диспансерлаштыру ике этапта үтә. Беренче этапны узу өчен, кагыйдә буларак, кабул итүгә ике тапкыр киләләр. Беренчесендәге тикшерүләрнең күләме пациентның яшенә бәйле. Икенче мәртәбә, гадәттә, 1-6 көннән (тикшерү нәтиҗәләрен алу өчен кирәк булган ара). Моның өчен участок табибенә диспансер тикшеренүенә йомгак ясау өчен килергә кирәк. Тикшеренүнең беренче өлешеннән соң хроник йогышлы булмаган авыру булуына шик туса яисә йөрәк-кан тамырлары авыру башлану куркынычы зур икән, участок табибы пациентны икенче кат тикшеренүгә җибәрә, аның озынлыгы кирәкле өстәмә тикшеренүләр күләменә бәйле. Диспансер тикшерүен Сезнең өчен уңайлы вакытта узарга мөмкин:

“Алабуга үзәк район хастәханәсе”нең поликлинникасы, Пролетар урамы, 36. Эш вакыты:

Дүшәмбе-җомга 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр;

Шимбә көнне 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр;

401нче кабинет – 08.00 дән 19.00гә, шимбә 08.00дән 15.00сәгатькә кадәр.

“Алабуга үзәк район хастәханәсе”нең поликлинникасы филиалларының һәм табиб амбулаторияләренең эш графигы:

- Алабуга шәһәр поликлиникасының 1нче филиалы, Хирург Нечаев урамы, 16А;

- табиб амбулаториясе – поликлиника филиалы, Алабуга шәһәре, Шәһәрлек урамы, 3;

- поликлиниканың 1нче табиб амбулаториясе, Максим Горький урамы, 105А;

- поликлиниканың 2нче табиб амбулаториясе, Габдулла Тукай урамы, 8А.

Дүшәмбе-җомга, сәгать  8.00дән 19.00гә кадәр;

Шимбә – 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр.

Исегездә тотыгыз! Профилактик медицина тикшерүен һәм диспансерлаштыруны даими узарга кирәк, чөнки алар инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган иң куркыныч авыруларның үсү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә. Патологияне иртә үсеш стадиясендә ачыклау – дәвалауны нәтиҗәле итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев