Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Шикәрдән баш тарту депрессиядән коткара

Шикәр күп куллануның депрессия һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәпче булуын ачыклаганнар.

Шикәрдән баш тарту депрессиядән коткара. Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. «Күп шикәр ашау депрессия белән бәйле. Шуңа шикәрле ризыкларны мөмкин кадәр азрак ашаганда кешенең кәефе күтәрелә», — ди белгечләр.

Галимнәр шикәрдән баш тартуның тагын нинди нәтиҗәләргә китергәнен ачыклау өчен махсус тикшеренү дә уздырган. Алар анда катнашучылардан рационнан шикәрле ризыкларны алып ташлаганнан соң үзгәрешләрне теркәвен сораган. Шул рәвешле белгечләр шикәрдән баш тартуның диабет, йөрәк-кан тамырлары, Альцгеймер авыруларын, артрит барлыкка килү ихтималын киметүен ачыклаган.

Диетолог Эллисон Таллман сүзләренә караганда, шикәр белән дуслыкның өзелүе яман шешнең кайбер төрләре барлыкка килү ихтималын да киметә. «Шикәрдән бер ай дәвамында баш тарту ашкайнату системасы сәламәтлеге өчен файдалы булырга мөмкин», — ди табиб.
Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев