Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

«Социаль ипотека» программасында кем катнаша ала?

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарга булышу йөзеннән, 2005 елдан Татарстанда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан «Социаль ипотека» программасы гамәлдә. 

Программа гражданнарга түбән процент белән ташламалы торак алып үзләренең торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү өчен эшләнгән.

Анда:
— бюджет өлкәсендә эшләүчеләр;
— программаны финанслауда катнаша торган оешма хезмәткәрләре;
— теркәлгән никах белән яшәүче, ир белән хатынның берәре 35 яшьтән өлкән булмаган, бала (балалар) үстерүче яшь гаиләләр, яисә 35 яшьтән өлкән булмаган, баласын (балаларын) ялгыз үстерүче әнидән яки әтидән генә торган гаиләләр.

Программада катнашу шартлары:
— гариза бирүченең һәм хезмәткә сәләтле гаилә әгъзаларының хезмәт эшчәнлеге алып баруы;
— гаиләдә җан башына туры килгән гомуми мәйдан белән тәэмин ителүнең торак хокукларында исәпкә алынган нормадан түбән булуы (бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен — гаиләнең бер кешесенә гомуми мәйданның 18 квадрат метры), программаны финанслауда катнаша торган оешма хезмәткәрләре өчен норма предприятиенең коллектив килешүендә билгеләнә;
— айлык керемнең гаиләдәге һәр кешегә яшәү минимумын тәэмин итә торган булуы.

Программада катнашуның төп таләпләре:
— торакның норматив бәясеннән 10 процент түләп фатир сайлау мөмкинлеге;
— фатир бәясен 28 ел ярым эчендә түләү мөмкинлеге;
— еллык ставка 7 процент;
— программада катнашу вакытына бала туган очракта дәүләт 200 мең сум бурычны чигерә.

Барлык кызыксындырган сораулар белән АМР башкарма комитетының торакны исәпләү һәм бүлү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, адресы: Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 12нче йорт (101, 122нче бүлмәләр). Гражданнарны 3-03-20 телефоны буенча алдан язылу буенча кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X