Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Социаль юл йөрү билетлары юкка чыгачак

2020 елның 1 гыйнварыннан “социаль юл йөрү билетлары” дигән төшенчә юкка чыгачак, дип хәбәр итә халыкны социаль яклау идарәсе белгечләре.

Шуңа карамастан, бу ташламалы юл йөрү хокукы да юкка чыгачак дигән сүз түгел. Социаль юл йөрү билетларына алмашка пластик транспорт карталары киләчәк. Алабуга халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова әйтүенчә, үзгәрешләр ташламаларга хокуклы гражданнарга кагылачак.

 – Сүз федераль ташламаларга ия булучылар (инвалидлар, сугыш ветераннары) турында да, шулай ук республика ташламаларына ия булучылар (хезмәт ветераннары, пенсионерлар, күп балалы гаиләләрдәге балалар, ятимнәр һәм гарип балалар) турында да бара. Элек система түбәндәгечә иде: алар социаль яклау линиясе буенча акча алды (өлкәннәргә 486 һәм балаларга 295 сум) һәм шул акчаны “Ак Барс” банктан социаль юл йөрү билетларына тоттылар. Банкка билетларны, алдан ук транспорт министрлыгыннан алып, район башкарма комитеты алып кайтты. Нәтиҗәдә кеше ай буе бушлай йөрү хокукы ала иде. Теләсәләр, юл йөрү билеты алмыйча, акчаны үзләренә тота ала иделәр.

 Хәзер исә хәл үзгәрә, ди Светлана Прохорова. Аның сүзләре буенча, транспорт картасын алу өчен ташламага ия булучы кеше социаль яклау идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моны 10 декабрьдән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк. Эш шунда, транспорт картасы ике атна эшләнә. Димәк, белгеч картаны алучыга 31 декабрьгә кадәр бирергә тиеш булып чыга.

 – Шул ук вакытта кеше без күчергән акчаны алып, транспорт картасына салып җитешергә тиеш. Бары тик шуннан соң гына ул гыйнвар аенда картадан файдалана алу мөмкинлегенә ия булачак. Ә гыйнварга акчаны 10 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр салырга кирәк. Әгәр ташламага ия булучы моны эшләп өлгермәсә, гыйнварда ул транспорт картасыннан файдалана алмаячак.

 Белгечләр сүзе буенча, бу хәлнең кыенлыгы әле шунда да – гыйнварның беренче атнасы бәйрәм көннәренә туры килә. Бүгенгә 500гә якын ташламага ия булучылардан 50гә якыны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Гыйнвар аенда бушлай транспорт хезмәтләреннән файдаланырга ниятләгән кеше социаль яклау идарәсе белгечләренә килеп гариза язарга һәм фотога төшеп җитешергә тиеш. Ташламаларны раслаучы документлар алып килергә кирәкми, алар барысы да мәгълүматлар базасында бар. Үзегез белән паспорт кына булырга тиеш, дип искәртте Светлана Прохорова.

 – Безнең аерым кабинетта фотокамера, кирәкле җиһазлар куелган. Ташламага ия булган балаларны без шулай ук фотога төшерәбез. Сүз уңаеннан, андый балаларның әниләренә озата баручының пластик картасы биреләчәк. Кеше килеп гариза биргәч, без ул гаризаны “Ак барс” банкына җибәрәбез, тик бездәгесенә түгел, ә үзәк банкка. Казанда карталар ике атна дәвамында эшләнә, аннары аларны безгә алып кайталар, ә без, үз чиратыбызда, карталарны алучыларына тапшырабыз.

 Сүз уңаеннан, транспорт картасына акчаны өч урында – “Ак Барс” банкында, почта бүлегендә яки автостанциядә генә салырга мөмкин булачак. Тагын бер яңалык – 2020 елның гыйнвар аеннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү индексацияләнә. Хәзер ташламага ия булучылар юл йөрү өчен өлкәннәргә 505 сум һәм балаларга 307 сум алачак. Нәкъ менә шулкадәр акчаны транспорт картасына салырга кирәк булачак. Әгәр дә кеше картадан февраль аенда гына кулланырга ниятли икән, аның әле моның өчен кирәкле эшләрне төгәлләргә вакыты бар.

 Белгечләр әйтүенчә, бу үзгәрешләр беренче чиратта әлеге ярдәмне адреслы итү өчен кертелгән. Хәзер чит кешенең картасыннан файдалану кыенрак булачак – әгәр элек социаль юл йөрү билетына ташламага ия булучының документ номеры гына беркетелгән булса, хәзер исә транспорт картасында фото да булачак. Икенчедән, хәзер ташламалардан файдаланучыларны йөртү саны исәпкә алыначак. Шәһәр башкарма комитетының инфраструктура үсеше башлыгы Евгений Николаев әйтүенчә, бүген шәһәр территориясендә 50гә якын автобус йөри. Аларның барысы да ел ахырына кадәр “валидатор”лар белән җиһазланган булырга тиеш.

 – Бу – транспорт карталарыннан мәгълүматны теркәп баручы җайланма. Пассажир йөртүче аны үз хисабына куярга тиеш булачак. Тик шуны әйтәсем килә, валидаторларны урнаштыру, беренче чиратта, алар мәнфәгатендә, чөнки хәзер маршрутларда бушлай йөрүче ташламалардан файдаланучыларның саны контрольдә тотылачак, ә пассажир йөртүче алар өчен компенсация алачак.

Евгений Николаев билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә мондый транспорт карталары системасы инде күптәннән эшли. Хәзер Алабуга да бу санда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев