Алабуга нуры

Сыйфатлы карбыз-кавын сайлыйбыз

Карбыз һәм кавынны безгә Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиянең көньяк төбәкләреннән алып киләләр. Аларны сатып алырга барганда, һәрвакыт сорау туа: иң тәмле һәм баллы җимешне ничек сайларга?

Алабугалы Екатерина Скворцова беренче карбызны июль башында ук сатып алган инде, тик карбыз аның өметен акламаган.

− Сайлаганда мин сатучыларга ышанам, чөнки алар яхшырак белә дип уйлыйм. Күп очракта баллы карбызлар, әмма кайвакыт балсызлары да туры килә, − ди ул.

Ә менә Сергей Осипов кавын сайлаганда сатучыларга ышанмый. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме – хуш ис һәм җиләк-җимешнең тышкы билгеләре.

– Хуш ис сизелсә, димәк, кавын өлгергән. Әлбәттә, бу билге буенча карбызны сайлап булмый, − ди алабугалы.

Без 15 елдан артык инде карбыз да, кавын да сата торган Илһама Әкбәровага мөрәҗәгать иттек. Ул аларны сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

− Кавын хуш исле дә, авыр да булырга тиеш. Җиңел булса, ул коры була. “Койрыгы”ннан каршы як бераз йомшак булырга, карбызны суккалап, шакып караганда, аннан яңгыравык аваз чыгарга тиеш. Тавышы тонык, саңгырау булып чыкса, монысын алмавыгыз хәерлерәк – ул өлгермәгән килеш өзелгән яки пешеп җитеп бозыла да башлаган булырга мөмкин. Кавыннан аермалы буларак, өлгергән карбыз җиңел була. Авыр булу аның җитешмәгәнлеген күрсәтә. Әлбәттә, барысы да нинди сорт булуына бәйле. Безгә иртә өлгерә торган сортларны да китерәләр, әле алар җитешмәгән дә була, әмма вакыт үтүгә, алар өлгерә, тик баллы булмый. Без күптәннән эшлибез һәм нинди сортларның яхшырак булуын беләбез, сатып алучылар канәгать калсын өчен, карбыз-кавыннарны базада үзебез сайлыйбыз. Хәзер Казахстаннан китерелгәннәрне сатабыз, – ди ул.

Сүз уңаеннан, карбыз сайлаганда, аны сатып алган урынга игътибар итәргә кирәк. Үзеңне эчәк инфекцияләреннән саклау өчен, гади санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим:

- теләсә нинди базарлардан сатып алмау яхшырак;

- сәүдә урынының түбәсе булырга, ягъни алар кояш һәм яңгырдан сакланган булырга тиеш. Карбыз һәм кавынның бәләкәй генә ярылган урыны булса да, аның эченә пычрак һәм төрле микроорганизмнар эләгеп, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин;

- товар җирдә ятмаска тиеш, аның кимендә 20 сантиметр биеклектәге махсус аслыкларда саклануы зарур.

Моннан тыш, беркайчан да әлеге җимешләрне трассадан яки шәхси машиналардан алмагыз. Бу сәламәтлеккә зыян салырга, кешенең агулануына да китерергә мөмкин.

Ел саен карбыз белән агулану очраклары ешая. Бу базарда сыйфатсыз продукция барлыкка килү белән бәйле.

Агулануның ике төрен билгелиләр: йогышлы һәм нитратлы. Карбызның баллы йомшак җирендә черек бактерияләр тиз үрчи, бигрәк тә дөрес сакламаганда. Әлеге җимешләр бозылуга, ят ис барлыкка килә һәм әчи башлау билгеләре күренеп тора. Карбыз белән агулануның сәбәпләре арасында ташландык җимешләрне куллану беренче урында тора. Нитратлар белән агулану да – киң таралган проблема. Карбыз тиз үссен өчен, күп күләмдә азотлы ашламалар кулланалар. Нитратлар карбызның йомшак җирендә туплана, алар сәламәтлек өчен куркыныч китерергә сәләтле. Бигрәк тә иртә өлгерә торган карбызлар.

Алабуга медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, карбыз ашаганнан соң, агулануның беренче билгеләре 5 сәгать эчендә барлыкка килә. Йогышлы юл белән агуланганда күңел болгану, ашказаны спазмнары, косу, ашказанында авырту, эч китү, баш авырту, хәлсезлек, шулай ук баш әйләнү билгеләре күзәтелә. Нитратлы карбуз белән агуланган вакытта билгеләр бераз аерыла, берничә сәгатьтән соң, кеше хәлсезләнә башлый. Косу һәм диарея белән беррәттән, тизәктә кан булу, аңны югалту һәм йөрәк эшчәнлеге бозылу кебек билгеләр барлыкка килә.

Балаларда интоксикация өлкәннәргә караганда авыррак уза. Хәл начарлана башлау белән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, әгәр бала яки йөкле хатын-кыз карбыздан агуланса, кичекмәстән ашыгыч ярдәмчакыртыгыз. Бригада килгәнче, ашказанын юдыралар. Моның өчен, зыян күрүче күп итеп сыеклык эчәргә тиеш, тоз эремәсеиң яхшысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: